Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 сентябрь , 22:59

Яшьләр белән яшьләрчә сөйләшү

Радий Хәбиров студентлар белән очрашты.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

19 сентябрьдә Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика югары уку йортларының студентлар активы – профсоюз вәкилләре, студентлар советлары һәм тулай тораклары лидерлары, спорт, мәдәният һәм волонтерлык клублары җитәкчеләре белән очрашты.

Радий Хәбиров әйтүенчә, соңгы елларда республика югары уку йортлары сыйфатлы үсеш өчен өстәмә импульс алды.

– Без сезне вузара студентлар кампусына юкка чакырмадык. Без республикада фән һәм югары мәктәпнең кая таба баруын күрүегезне теләдек. Декабрьдә без кампусның тагын бер блогында эшләрне төгәлләячәкбез. Анда геном үзәге һәм Сберның “Школа 21” мәгариф проекты урнашачак, ул мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өстәмә белем алырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Радий Хәбиров. – 2025 елга планда – кампусның 120 мең квадрат метр мәйданлы икенче чиратын төзеп бетерү, анда студентлар һәм аспирантлар өчен 4,5 мең урынлык тулай торак та булачак.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстанның тулай торакларны капиталь ремонтлау буенча яңа федераль программада катнашачагын әйтте.

– Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле гаризаны тапшырды, – дип сөйләде Радий Хәбиров. – Киләсе елдан югары уку йортларыбызның күп кенә тулай торакларында капиталь ремонт башланачак. Биш ел дәвамында аларны тулысынча тәртипкә китерергә тырышачакбыз.

Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, республика барлык эре федераль фәнни-технологик проектларда катнаша.

– Ректорлар белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без республикабыз югары уку йортларының җәлеп итүчән булуына ирешә алдык. Хәзер без студентлар килүен күрәбез. Безгә башка төбәкләрдән узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк кеше килде. Бу яхшы күрсәткеч.

Аннары Радий Хәбиров студентларның сорауларына җавап бирде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: