Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 сентябрь , 15:54

Мәктәпләр яңартыла

 Белем учагы – авылның киләчәге.

Мәктәпләр яңартыла
Мәктәпләр яңартыла

 Белем учагы – авылның киләчәге. “Мәгариф – безнең өчен аерым хәстәрлек тармагы. Безнең балаларыбызга һәр мәктәптә – төпкел авылдагысында да, шәһәрнең яңа районындагысында да – сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылуы мөһим”, – дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында.

Башкортстан Русиянең барлык төбәкләре арасында гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга җәлеп ителгән федераль акчалар күләме, шулай ук ремонтланган мәктәпләр саны буенча лидерлар өчлегенә керде.

Хәйбулла районында да берничә белем учагы яңа сулыш алды. Әйтик, уку елы башланганчы районның Уфа авылы мәктәбендә зур үзгәрешләр булды. «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында бинага капиталь ремонт үтте. Биредә үк модульле азык-төлек блогы төзелеп бетте, ул "Башкортстан бакыры" предприятиесенең финанс ярдәме белән кулланылышка тапшырылды. Мәктәпне тулысынча үзгәртеп коруга 63 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән, шуның 24 миллионнан артыгын "Башкортстан бакыры" бүлеп биргән.

"Башкортстан бакыры" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бюджеттан тыш акчалары исәбенә Әлебай авылы мәктәбенә дә 4 млн сумга ремонт ясалды. Анда учреждениенең түбәсе, идәннәр, җылыту казаны, АПС системасы ремонтланган.

Петропавловский авылында "Башкорт бакыры" оешмасы иганәчеләре ярдәме белән башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы реконструкция үткәннән соң матурланып, уңайлыланып ачылды. Элеккеге мәктәп бинасы киңәйтелде һәм капиталь ремонт ясалды, дип белдерделәр район мәгариф бүлегендә.

 Петропавловск авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен 180 кв. м мәйданлы янкорма төзелгән. Ә 2024 елда бинаның балалар бакчасы урнашкан өлешендә 3 млн. сумга капиталь ремонт ясалган, мәктәп территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган.

2023 елда федераль программа буенча Уфа авылы мәктәбе бинасын капремонтлау эшләрен башкару барышында "Башкортстан бакыры" җәмгыяте ярдәме булган, мәктәп эчендә дә, бинаның тышкы өлешен тәмамлау өчен 15,0 млн сум күләмендә финанслар тотылган.

Яңартылган белем учагы авылның алга таба үсешенә ярдәм итәр һәм укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне үзенә чакырып торыр. 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: