Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 сентябрь , 23:31

"Геочакыру" II геология чемпионатына йомгак ясалды

Чишмә районындагы “Патриот” паркында дөньяның 11 иленнән: РФ, Кытай Халык Республикасыннан, Көньяк Африка Республикасыннан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Грузиядән, Ганадан, Эфиопиядән, Гвинеядан, Зимбабве Республикасыннан һәм Мозамбик Республикасыннан геология юнәлешендәге урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашлыгында киң колачлы чараның ябылуы булды. “Геочакыру” II Халыкара геология чемпионатында 250 кеше катнашты, алар сигез көн эчендә 11 төр ярышны уңышлы узды.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда чемпионат республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык (Роснедра) җитәкчесе Евгений Петров башлангычы белән узды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны сәламләп, Роснедра җитәкчесе киңәшчесе Дмитрий Олейник Русия Президенты Владимир Путинның 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турындагы сүзләрен искә төшерде. Чын зур гаилә – ул игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык, хәстәрлек, бер-береңә мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөргән гаилә. Геологлар чемпионаты – Русиянең 15 субъектын һәм 10 чит илне берләштерүче

чын зур, тату, геологик гаилә.

– Уфа инде икенче геологик чемпионатын үткәрү үзәгенә әйләнде. Анда 11 катлаулы сынау үткән Яшь геологлар катнашты. Мин ышанам, бу уникаль тәҗрибә сезнең һөнәрдә аякка басу юлында яңа адым булачак. Безнең өчен булачак геологларның белемнәрен саклап калу һәм арттыру бик мөһим, шуңа бәйле рәвештә быел Гран-При ияләре җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлыкның (Роснедра) алдынгы тармак институтларының берсендә – Карпинский институтында – стажировка узачак. Геочакыруны кабул иткән һәм үзе өчен иң кызыклы юнәлешне тапкан барлык катнашучыларны котлыйм. Киләсе елда барыгызны да безнең III халыкара геология чемпионатында көтәбез, – дип билгеләде Роснедра җитәкчесе киңәшчесе Дмитрий Олейник.

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән катнашучыларга рәхмәт белдерде.

- Барыгызны да Башкортстанга геологик ярышларда катнашырга гына түгел, туристлар сыйфатында да чакырабыз. Ышанам ки, бу атна эчендә сез республиканың гүзәллеген күрә, хезмәттәшләрегез белән аралаша һәм дуслаша алдыгыз, –  диде министр. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: