Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
4 сентябрь , 12:06

Авылга, укытырга!

Рима Камалова «Авыл укытучысы» программасы  буенча Кырмыскалы районының Сәвәләй мәктәбенә эшкә кайтуына канәгать.

Авылга, укытырга!
Авылга, укытырга!

Авыл балалары шәһәр балаларыннан ким булмаган дәрәҗәдә сыйфатлы белем алырга тиеш. Һәм хөкүмәт бу мәсьәләдә кулыннан килгәнчә  хәстәрлек күрсәтә. Хәзер республиканың һәр авылында диярлек заманча шартларга ярклаштырылган,  озак елларга исәпләнеп таштан төзелгән икешәр катлы белем учаклары эшли. Күрше авыллардан килүче балаларны белем йортына мәктәп автобусы йөртә. Юлда җәяү йөреп изаланмый укучылар. Мәктәпләр яңа уку корылмалары белән елдан-ел баетылып кына тора. Хәзер һәр мәктәптә компьютер класслары бар. Матди яктан бар да бар. Иң мөһиме, белгечләр булсын. Сер түгел, авыл җирләрендә укытучы кадрлар кытлыгы бар. Соңгы ике дистә ел эчендә яшьләр авылга эшкә кайтырга бик ашкынып бармады. Яшьләрне авылга кайтарыр өчен ниндидер стимул кирәк иде. Һәм менә 2020 елда Русия хөкүмәте президент Владимир Путин фәрманы буенча «Авыл укытучысы» программасын игълан итте. Программа эшли башлаган беренче елда ил буенча 2 меңгә якын дипломлы яшь укытучы авылга эшкә кайткан. Дүрт ел эчендә аларның саны 5 меңнән арткан. Хөкүмәт ярдәме булгач, авылга эшкә кайтырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта. Бүген инде «Авыл укытучысы» программасы авылларда укытучы кадрлар җитешмәү мәсьәләсен уңышлы чишә дип әйтергә мөмкин.

Башкортстанда 2020 нче елдан алып «Авыл укытучысы» программасы эшли башлаган вакыт эчендә 150 яшь укытучы авылларга, шәһәр тибындагы поселокларга һәм халкы 50 меңнән артмаган  шәһәрләрнең  белем бирү учакларына эшкә кайткан. Кырмыскалы районының Сәвәләй урта мәктәбенә эшкә кайткан Рима Рәшит кызы Камалова да «Авыл укытучысы» программасы белән файдаланган яшь укытучыларның берсе. Аның Сәвәләй мәктәбендә эшли башлавына да өч елдан артык вакыт үтеп киткән. «Сизелми дә үтеп китте ул», —ди укытучы.

Рима Рәшит кызы кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. «5—11 классларда  математика дәресен Зинфира Хәеровна укытты. Ул математика дәресен шулкадәр мавыктыргыч итеп алып бара иде, без, укучылар, аның дәресләрен көтеп алып, йотлыгып тыңлый идек»,— ди Рима Рәшит кызы үзен саннар дөньясына гашыйк иткән яраткан укытучысын исенә төшереп. Туган авылы Амангильдедә (Әбҗәлил районы) урта мәктәпне тәмамлагач та Магнитогорск дәүләт-техник университетының математика-информатика бүлегенә укырга кергән.

Университетны уңышлы тәмамлаган  яшь белгеч 2016 нчы елда Ташбулат урта мәктәбенә эшкә кайткан. Анда ул биш ел буена балаларны серле математика дөньясына җитәкләп алып кергән. Ләкин Ташбулатта аны тораксызлык мәсьәләсе борчыган. Шуңа күрә дәүләт «Авыл укытучысы» программасын игълан иткәч, мөмкинлекне файдаланырга була.

Мәгариф министрлыгы берничә районы тәкъдим иткән. Шулар арасыннан математика укытучысы кирәк булган Кырмыскалы районының Сәвәләй урта мәктәбен сайлаган. Мәктәп директоры Наталья Мөслим кызы Әхмәтова «Авыл укытучысы»программасы буенча эшкә килгән яшь педагогны колач җәеп, хушкүңел белән каршы алган. Коллектив белән уртак тел тапкан, эшкә дә бик тиз кереп киткән. Бүген ул зур канәгатьлек хисләре кичереп эшли, 5—11 класс укучыларына математика гыйлеме бирә.

Әлбәттә, тәгаенләнгән миллион сумга фатир сатып алган. Гаиләсе белән үз иткән Сәвәләй авылында төпләнеп калырга карар итә. «Мәктәп яхшы, корылмаларга баетылган, коллектив әйбәт,— диде ул Яңа уку елы алдыннан косметик ремонт кичергән, көзге сыман ялтырап торган коридор буйлап үткәндә.—  Шәхсән үземә килгәндә, «Авыл укытучысы» программасы бик файдалы булды. Федераль программаларны республика җирлегендә таратуда, яшь белгечләргә торак һәм эш мәсьәләсен хәл итүдә булышлык күрсәткәннәре өчен Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. «Авыл укытучысы» программасы яшь белгечләргә яраткан һөнәре белән шөгыльләнү мөмкинлеген бирә»,— диде укытучы.

Быел Рима Камалова өчен Сәвәләй мәктәбендә дүртенче уку елы башланды. Авыл укытучысының тагын да бер тынгысыз һәм шатлыклы эш елы ул. 

 

Республика Башлыгы Радий ХӘБИРОВ: «Башкортстан Республикасында,  авыл җирләрендә һәм эшче поселокларында яшәүче һәм эшләүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре белгечләренә, Башкортстан Хөкүмәте карары белән расланган социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе турында положение билгеләнде.

Башкортстанда «Авыл докторы», «Авыл укытучысы», «Авыл тренеры», «Авыл мәдәният хезмәткәре» федераль һәм республика программалары уңышлы эшли. Әлеге программалар авыл белгечләренә ярдәм күрсәтүнең мөһим механизмнарның берсенә әверелде».

                                                       

—2020 нче елдан алып Башкортстан Республикасы  территориясендә «Авыл укытучысы» программасы эшли башлады.  Әлеге программа эшли башлаган 4 ел эчендә 150 укытучы, 5 елдан да ким булмаган вакытка хезмәт килешүе төзеп, бер тапкыр түләнелүче компенсация түләүләре алды. 

—Республикада авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга 690 мең сум күләмендә ел саен түләнелүче грантлар булдырылды.  2019 елдан алып мондый грантларны  яңа эшли башлаган 525 педагог алды. 2024 нче елда тагын 150 укытучыга грант түләнеләчәк.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: