Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
3 сентябрь , 13:01

Шул мәктәпләрдә укыйсы иде безгә...

Заманча  мәктәпләрдә зәвык тәрбияләнә.

Шул мәктәпләрдә укыйсы иде безгә...
Шул мәктәпләрдә укыйсы иде безгә...

Заманча  мәктәпләрдә зәвык тәрбияләнә.

 

Республикада соңгы 5 елда 777 мәктәп төзекләндерелгән. Тагын 214  мәктәп яңа сулыш көтә, аларны төзекләндерү планга кертелгән.

Бу хакта Башкорстан республикасы премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте. Капиталь төзекләндерү һәм модернизация федераль программасы кысаларында 140 мәгариф учреждениесе ремонтланган.

 Яңартылу көткән мәктәпләр исемлегенә мин укыган мәктәп тә кердеме икән дип уйлаучылар да бардыр, мөгаен сезнең арада. Барып җитсен бу изге эшләр анда да. Балалар якты, төзек, заманча шартлар тудырылган мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алса, үзләре дә матурлык тудыру турында ешрак уйланырлар.

 Бу фотосурәтләрдә капиталь төзекләндерү үтеп, 1 сентябрьгә ишекләрен ачкан Усак-Кичү авылы (Бишбүләк районы) мәктәбе.  

Шул мәктәпләрдә укыйсы иде безгә...
Шул мәктәпләрдә укыйсы иде безгә...
Шул мәктәпләрдә укыйсы иде безгә...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: