Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
2 сентябрь , 15:29

Тагын мәктәп формасы турында

Кайчан үзгәртелә?

Тагын мәктәп формасы турында
Тагын мәктәп формасы турында

Кайчан үзгәртелә?

 

Мәскәү. 2 сентябрь. /ТАСС/. Росстандарт мәктәп формасына карата гомумдәүләт стандартларын билгеләде.

Ул 2025 елның 1 июлендә үз көченә керә. Әмма бу дата тиз арада үзгәрергә дә мөмкин.

Роскачествода белдерүләренчә, яңа стандарт гомуми белем бирү баскычларының һәрберсендә – башлангыч, урта гомум урта программалар буенча укучылар өчен тукымалардан һәм трикотаж тукымалардан әзерләнәчәк.

Төп таләпләрнең берсе – форма чыдам һәм тын ала торган булырга тиеш.

 

ГОСТ таләпләрен үтәү өчен форманы әзерләүчеләр җаваплы.

Алар  этикеткага тиешле маркировка куярга тиеш булалар

 

Росстандарт җитәкчесе Антон Шалаев белдерүенчә, ГОСТ әти-әниләргә балага сыйфатлы форма сайларга ярдәм итәргә тиеш. Балалар бу формада көннең күп өлешен уздыра, шуңа күрә ул сыйфаты белән киеп кенә салган (эпизодик) киемнәрдән аерылып торырлык булсын.

Фото: flectone.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: