Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
29 август , 14:09

Телләр сәясәте

Чыннан да, соңгы 5 елда башкорт телен үстерүдә  ныклы уйланылган система барлыкка килде.

Телләр сәясәте
Телләр сәясәте

Бүгенге глобализация, авылда яшәүчеләрнең кимүе, мәгълүмат технологияләренең, социаль челтәрләрнең тизләнешле үсеше  шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү ихтыяҗы көн тәртибенә килеп басты. Башкортстанда дәүләт теле булган башкорт телен саклау һәм үстерүгә ничек  ирешергә мөмкин?  Галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, җәмәгатьчелек бу сорауга җавап эзли, чишү юлларын күрсәтә.Бу хакта республика Башлыгы үзенең бер сәхифәсендә: ”Без башкорт телен саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирәбез,”– дигән иде.

Чыннан да,  соңгы 5 елда башкорт телен үстерүдә  ныклы уйланылган система барлыкка килде. Радий ХӘБИРОВ сүзләре белән әйтсәк:

” Бу – яңа, заманча укыту технологияләре, мәктәпләргә эшкә килгән яшь укытучылар, мәгълүмат чараларындагы уңышлы  проектлар, коммерцияле булмаган оешмаларга  бирелә торган грантлар. Һәм Халыкара диктант – шул уңышлы эшләрнең берсе”.

Башкорт телен саклау һәм үстерүдә шул исемдәге фонд җәмәгатьчелек белән эшләүдә зур иҗтиһат күрсәткән оешмаларның берсе. Бу хакта без аның директоры Гөлназ Равил кызы ЙОСЫПОВА белән әңгәмәләшеп алдык.

– Гөлназ ханым, Башкорт телен саклап калу һәм үстерү фондының барлыкка килү тарихы  һәм аның төп бурычлары нинди?

– Фонд 2018 елда Башкортстан Башлыгы указы белән барлыкка килде. Төп максат – башкорт телен популярлаштыру, аны таныту һәм башкорт телен белүне модага  кертү. Башкорт телен үстерү, аңа багышлап төрле чаралар үткәрү, аны цифрлаштыру – ничек булса да, аны популяр итү.

– Үзегез белән таныштырып китегез әле.

Мин, Йосыпова Гөлназ Равил кызы, 2019 елдан бирле фондның җитәкчесе булып торам. Беренче белемем буенча мин филолог, башкорт филологиясе факультетын тәмамладым, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысымын. Фондта 5 кеше эшлибез. Бик күп төрле  зур проектлар алып барабыз.

Замана яшьләре туган телләрне өйрәнүгә битараф кебек тоела.

–Әйе, соңгы вакытта яшьләр туган телдә аралашып бармый. Туган тел гаиләдә дә еш кулланылмый. Шуңа күрә туган телгә ихтирам һәм аның көндәлек тормышта абруен күтәрү мәсьәләсе килеп туды. Шундый ихтыяҗ бар җәмгыятьтә.  Шул ихтыяҗны канәгатьләндерү юнәлешендә эшлисебез бар. Зур эшләр көтә алда..

–  Глоболизация ( интернет, социаль челтәрләр) шартларында туган телне өйрәнү, белүнемотивлаштыру юллары нинди?

–   Моның өчен башкорт телен цифрлаштырырга кирәк. Соңгы 5 елда 15 ләп кушымта эшләнде, гугл, яндекста башкорт теленә тәрҗемә яхшырды. Текст һәм программалар эшләнде, тулыландырылды, алар интернетка куелды, чөнки хәзер барыбыз да интернетта утырабыз. Хәзер туган телне дәреслектән генә түгел, интернет чаралары белән дә өйрәнеп була. Аның аша аралашып, сөйләшеп яшәргә тиешбез.

Күптеллелек шартларында туган телне белүнең әһәмияте нәрсәдә?

–Туган телне белү  аны мәктәптә өйрәнү генә түгел, ә ана телен күңелдә йөртү, туган-тумачаларың белән аралашу, бәйләнешләрне өзмәүне дә аңлата. Туган телен белгән кеше –  үз тамырларын белүче һәм милли рухны йөртүче кеше ул. Туган, ана телеңне белү – зур горурлык ул. Күптеллелек шартларында үз туган телеңне белү – бик тә әйбәт күренеш.  Үз туган телеңе белү һәм сөйләшү башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтә. Рус телен дә өйрәнеп, без бик иртә ике телдә дә сөйләшә алабыз. Мәктәптә инглиз, француз  телен дә өйрәнгәч, без өч телне беләчәкбез. Шулай итеп, без полилингваль укыту шартларында яшибез һәм шуңа әзербез дә. Күп телләрне белүдә туган тел нигез ролен уйный.

Туган телне өйрәнү, аны белүчеләр саны арту, эш формаларының үсеш динамикасы ничегрәк?

 Соңгы 5 елда башкорт телен саклау һәм үстерү юнәлешендә бик күп эшләр эшләнде. Туган телгә сөю тәрбияләү өчен бик күп чаралар үткәрәбез, активистлар белән эшлибез, цифрлаштыру, контентны яңарту өстендә зур-зур эшләр эшләнде. Динамика зур. Бигрәк тә башкорт телен популярлаштыру буенча күп эшләнә. Башкортстан хөкүмәтенә,  республика Башлыгына бик рәхмәтлебез. Нинди генә проектны гамәлгә ашыру хакында мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм кулын сузалар, катнашалар.

Башкортча диктантта хөкүмәт  әгъзалары да катнаша. Быел “Патриот” мәйданчыгында Радий Фәрит улы үзе дә катнашты, диктант язды. Соңгы 5 елда башкорт телен үстерү буенча зур эшләр башкарылды, киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм.

Халыкара диктант хакында Радий Фәрит улы болай дигән иде:

“Апрель  аеның соңгы шимбәсендә без башкорт телен-нән Халыкара диктант язабыз. Мин бу проектны хуп-лыйм. Нәкъ шундый проектлар безнең телне пропагандалыйлар”.

 

Башкорт теленнән Халыкара диктант акциясе 10 ел рәттән үткәрелә.Фонд ярдәмендә ул 2019 елдан халыкара дәрәҗәгә чыкты һәм гаилә бәйрәменә әйләнде.

Аның мәйданчыклары артты, катнашучыларның географиясе киңәйде.2019елда 69687 кеше диктант язды, ә инде 2023 елда – 340333 булды. 2024 елда диктантны 3018 мәйданчыкта 408399 кеше язды.

Туган телне белү, аны саклау, балалар-оныкларга тапшыру – һәркемнең кешелек бурычы. Күп тел белгән саен кешенең күңеле, рухы баерак була бара. Шул хакыйкатьне һәр ата-ана, әби-баба,  педагоглар һәм дәүләт эшлеклеләре игътибар үзәгендә тотканда бар максатларга да ирешүгә өметләр зур.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: