Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
26 август , 14:39

Мәктәпнең икенче гомере

Капиталь ремонт кичергән Усак-Кичү мәктәбе быел 110 бала кабул итә.

Мәктәпнең икенче гомере
Мәктәпнең икенче гомере

Капиталь ремонт кичергән Усак-Кичү мәктәбе быел 110 бала кабул итә.

 

 

Август - мәгариф тармагы өчен иң кызу айларның берсе. Чираттагы уку елына әзерлек эшләре кызганнан-кыза бара. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф тармагын үстерүне үз эшчәнлегендә иң өстенлекле юнәлеш дип таный һәм аны һәрдаим күз уңында тота.

Мәктәп биналарының укучыларга – белем һәм тәрбия алу, укытучыларга нәтиҗәле эшләү өчен заманча таләпләргә җавап бирүе, уңайлы шартлар тудырылуы Республика җитәкчесенең игътибар үзәгендә, шәхси контролендә тора. Мәктәпләрне төзекләндерүне сорап тапшырылган хатларны карау эшен республика җитәкчелеге үз игътибарына алгач, бу юнәлештә федераль акчалар җәлеп итү буенча,  Башкортстан аутсайдерлардан алдынгылар рәтенә чыкты. Мәгариф учреждениеләре комплекслы рәвештә төзекләндерелә, матди-техник базасы яңартыла, илнең иң яхшы укыту алымнары кулланыла, остазларның хезмәт дәртен, укучыларның укуга омтылышын арттыру системасы булдырыла.

– Алга барабыз, әлбәттә, эшләр күп. Иң мөһим эшләрнең берсе – Ил президенты программасы буенча 31 мәктәпне капиталь төзекләндерү. Аларның 6-сы – 2024 елда,  ә 25-е киләсе елда куллануга тапшырылачак. Шулай ук, быел “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча 9 мең укучыга исәпләнгән 8 мәктәпне тапшырырга уйлыйбыз, – дип язды Радий Фәрит улы, ВКонтакте социаль челтәрендә, агымдагы елның 27 июлендә үз битендә куйган постында.

Күптән көткән төзекләндерү программасына кергән 31 белем учагы арасында Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбе дә бар. Бу мәктәп 1978 елда кулланылышка тапшырылган булган. 2005 елларда аның түбәсеннән су үтә башлый. Бу һәм башка җитешсезлекләрне белдереп, мәктәп коллективы 2008 елдан башлап, ярдәм сорап хатлар яза башлый. Һәм, ниһаять, быел март аенда Усак-Кичү мәктәбендә дә капиталь ремонт башланган. Бу эшләр барышы турында белешеп, мәктәпнең директоры Әнүзә Камил кызы Лотфуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Капиталь төзекләндерү эшләре 63 млн сумга төзелгән килешү буенча алып барыла. Мәктәбебез бар яклап та төзекләндерелә, матурлана, танымаслык булып үзгәрә. Ул инде элеккесе белән чагыштырмас дәрәҗәдә яхшы якка үзгәртелә, заманчалаштырыла, уңайлы шартлар тудырыла.

 Тышкы, эчке бизәү, буяу эшләре тәмам – мәктәп танымаслык күркәм кыяфәткә керде. Әлеге вакытта линолеум түшәлә, сантехника, вентиляция системасын урнаштыру эшләре дәвам итә, – диде Әнүзә Камил кызы.

Радий Фәрит улының 2019 елда Дәүләт Җыелышы–Корылтайга Юлламасын искә төшерсәк: “Мәгариф – безнең хәстәрлекне таләп итүче аерым тармак. Шәһәрнең яңа төзелеш алып барылган районымы ул, ерак авыл мәктәбеме – безнең укучыларга тирән белем һәм тәрбия алу өчен уңайлы шартлар тудырылган булырга тиеш!” – дигән иде. Усак-Кичү мәктәбендә менә нәкъ шул максатлар тормышка ашырыла, шундый уңайлыклар көтә.

  • Мәктәптә уңайлы мохит тудыруга 9 млн сум бүленде, шуның буенча

эшләр бара, зур тырышлык, көч салына. Тагын 10 млн сумга корылмалар, җиһазлар алып урнаштырылачак. Осталар һәр эшне бик сыйфатлы итеп үти. 1 сентябрьгә бөтен эшләрне дә төгәлләп, яңа 2024-25 уку елын яңартылган, безне нәтиҗәле эшләргә, тырышып укырга чакырып торучы, мәктәптә башлап җибәрү теләге белән янып йөрибез, – диде Әнүзә Камил кызы.

“Балаларның мәктәптә уздырган еллары иң матур мизгел булып исләрендә калырга тиеш. Моңа ирешү өчен без хәстәрлек күрергә тиешбез. Моның өчен мәктәпләрнең республиканың мәгариф  системасында булган иң матур традицияләрен саклап калырга кирәк”, – диде Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, һәм ул шулай булыр да.

Бүген без аерым сүз алган Усак-Кичү белем учагы Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Рәмзил улы һәм Куватов исемендәге республика дәваханәсенең нейрохиругия бүлеге мөдире Рифат Рәмзил улы Нуриәхмәтовлар кебек бүген туган мәктәпләрен хәстәрләп яшәүче күп уллар-кызлар тәрбияләгән. Бу мәктәпнең иг

ътибарга лаек, электән килгән, шулай ук яңа әмма көчле традицияләре бар. Шундый күркәм эшләре турында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Фәүзәр кызы Гыймазова бәян итте.

- Усак-Кичү бик матур, традицияләрне саклый белүче авыл.

Яшьләр кала, балалалар булгач, авыл яши, ямьләнә, күркәмләнә. Бер ел элек күрше Иттихат авылында мәчет ачылды. Безнең мәктәп тарихын сыйдырган “Онытылмас мәктәп еллары” дип исемләнгән китабыбыз бар. Аны кулына алган һәр кеше Усак-Кичү мәктәбенең үткәне-бүгенгесе белән танышып  соклана. Әйе, тырышып эшлибез, балаларның мәктәп еллары онытылмаслык матур узсын өчен бөтен көчебезне, белемебезне салабыз. Мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр, мәктәбебезне тәмамлап киткән элекке укучылар бердәм эшлибез. Йола-гадәтләребез аша мәктәпнең киләчәген хәстәрлибез. 2019 елдан башлап бер бәйрәм ел да уздырыла килә – Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры,  “Русия һөнәрмәне” медале һәм башка бик күп бүләкләр иясе, авылдашыбыз Фәнил Таһир улы Хөснетдинов әнисе Миңсылу Миңлегали кызы исемендәге грант булдырды. Хөрмәтле иганәчебез һәр елны уку елы ахырында туганнары белән мәктәпкә килә. Күңелле концерт программасы белән үрелеп барган чарада  район, республика, ил күләмендә узган олимпиадаларда мактаулы урыннар яулаган, спорт белән дус, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып баручы, зур нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, волонтерлар бүләкләнә. Тырыш укытучылар да иганәче игътибарыннан читтә калмый, әмма без күбрәк укучыларны күтәрергә тырышабыз. Бу аларга укуда бик тә мөһим булган тырышлык өсти. Бу көнне көтеп алабыз, укытучыларга, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, уку елын йомгаклап куябыз.

Мәктәбебездә традициягә әверелгән тагын бер бәйрәм бар. Анысы  мәктәпнең олимпия уеннары. Ул инде 23 тапкыр үтте. Анда җиңүчеләр титулы 1-3 урыннар буенча бүленә, медальләр бирәбез.

“Гаилә елы”н да бик матур башлап җибәрдек. Безнең әти-әниләр бик актив, мәктәп тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшиләр, шуңа күрә аны һич икеләнеп тормый ярышлар белән башладык.

Безнең Төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бүлә.  Шул максатларны берләштергән чара бездә дә бар.  “Саф җырлары” конкурсы аеруча җанлы үтә. Анда укучылар, укытучылар, хәтта әти-әниләр дә катнаша. Барысы да форма кия, сафка тезелеп, җырлап уза. Бик күңелле чара ул, рухландыргыч, – дип бәян итте Алсу Фәүзәр кызы.

Усак-Кичү авылы мәктәбенә уздырылган капиталь төзекләндерү эшләре быел мәктәпкә икенче тормыш бүләк итә. Бу эш аның бинасын гына саклап калмый, авылны саклап калуда да бәяләп бетергесез зур эш.

Икенче гомер бүләк ителгән, балкып торган Усак-Кичү мәктәбенә яңа 2024-25 уку елына 110 бала килә. Алар – Разыя, Иттихат, Усак-Кичү, Петровка, Ермолкино авылларында яшәүче кызлар, малайлар. Аларны автобус белән йөртәләр. Алдагы биш елда биредә 90-100 бала укыячак. Ә менә быел шулай килеп чыккан, беренче сыйныфка укырга килүчеләр юк икән.

–Бездә төрле милләт балалары белем ала. Рус, татар, башкорт, чуваш, инглиз телләре өйрәнелә. Быел мәктәпне тәмамлаган 8 укучының, процентларда әйтсәк, 50 % артыгы югары уку йортларына керде. Аерым уңышларны атап китсәк, 2023-24нче уку елында Башкортстан күләмендә туган телебез буенча узган олимпиада бер укучыбыз призер булды. Фәнни-тикшеренү эшләре белән җитди шөгыльләнәбез. Читтән торып та катнашабыз, 2,3нче урыннар яуладык, барысына да өлгерергә тырышабыз. Авылыбызда туып-үскән, безнең мәктәпнең матур данын күтәрүче күренекле шәхесләребез күп, киләчәктә алар тагын да артыр.

Мондый уңайлы шартларда безгә эшләве күңелле. Коллективыбызда – 18 укытучы. Аларның 4се – яшьләр. Бер укучыбыз, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, 2022 елда безгә эшкә кайтты. Физкультура укытучыбыз да үз районыбыздан чыккан яшь белгеч. 2023-2024нче уку елында Усак-Кичү урта мәктәбе Бишбүләк районының "Иң яхшы мәктәбе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Гөрләп торган мәктәбе булган авылларда яшьләр дә гаиләләр корып, балалар үстерә, нәсел дәвамчыларын матур йола-гадәтләргә, туган тел моңына, әби-бабалары җылысына төреп тәрбияли. Мондый авылларда туган тел, милли мәгариф саклана. Сезнең авылда булган мәгариф учакларының да балкып торуын телибез, дуслар. Шул шартларга җиткерергә кирәк икән, бу мәсьәләне күтәреп чыгарга, Республка җитәкчелегенә җиткерергә генә кирәк. Онытмыйк, мәктәп – авылларыбызның киләчәге!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: