Республикабыз авылларында 1,5 миллион кеше яши. Алар
республикабызның уңышлы үсешендә зур роль уйный, төбәкнең икътисади
таянычы да алар.
Соңгы елларда шәһәрләрдә генә түгел, авылларда тормыш күзгә
күренеп үзгәрә, ямьләнә. Авылларда бер-бер артлы шәһәрләрдән һич
калышмаган мәдәният йортлары, мәктәпләр, дәваханәләр, спорт объектлары
калка. Кыскасы, авыл халкына лаеклы яшәү һәм эшләү, итәк тутырып
балалар үстерү өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бүленә.
Шул исәптә авылларда заманча корылмаларга баетылган дистәләрчә
дәваханәләр, йөзләрчә заманча ФАПлар төзелә. Сәламәтлек саклауны үстерү,
медицина ярдәмен күрсәтү шартларын яхшырту, заманча методикалар кертү,
авыл медицина учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен ил һәм
республика хөкүмәте җитәкчелеге тарафыннан бик күп файдалы эшләр
башкарыла. «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Авыл табибы»,
«Авыл фельдшеры» программалары әлеге эш юнәлешләрен күз уңында
тотып гамәлгә ашырыла. Ул проектлар авыл халкына, аеруча төпкел
районнарда, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән.
«Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары республика авыллары һәм эшче поселокларына 3000 артык белгечне җәлеп
итәргә булышкан.
«Авыл докторы» программасы авыл җирләрендә эшләргә теләүче
медицина хезмәткәрләренә мотивация булып тора. Аның максаты —
авылларда табиблар җитешмәү мәсьәләсен чишү.
Моннан 3,5 ел элек Кырмыскалы районының Сәвәләй табиб
амбулаториясенә педиатр булып эшкә кайткан Гөлназ Сурина әнә шушы
«Авыл докторы» программасының бер җимеше. Уфада әти-әнисенең иркә
кочагында туып-үскән, тумыштан шәһәр тормышында гына яшәргә күнеккән
кыз, Уфа медицина университетын тәмамлаганнан соң, авылда эшли башларга
карар итә. Тик башта диплом алганнан соң яшь белгеч каршында кайда
эшләргә дигән сорау килеп баса. Соравы белән республика Сәламәтлек
саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә. Анда аңа берничә авыл районын тәкъдим итәләр. Бераз уйланганнан соң, ул балалар табибы булмаган
Сәвәләй табиб пунктына барырга карар итә.
Бүген инде авыл җирендә өч елдан артык эшләгән, башлангыч эш
тәҗрибәсен туплаган Гөлназ Артур кызы артына әйләнеп карап, хезмәт юлын
нәкъ менә авылдан башлавына һич үкенми, киресенчә, шатлана гына. Ул
биредә төпле ярдәм дә, якты йөз, кешеләрнең ихласлыгын да,
юмартлыкларын да тойган.
Яшь белгечне Сәвәләйдә, кем әйтмешли, дүрт күз белән көтеп алалар.
Чөнки авыллар зур, ә балалар табибы юк. Эшкә килгәч тә ике зур участокны
ышанып тапшырганнар. Һәр участокта 700дән артык бала. Димәк, мең
ярымнан артык бала сәламәтлеге өчен җавап тота.
Сәвәләй табиб амбулаториясенә берсеннән-берсе эре 8 авыл керә,
Олылар гына бу төбәктә 3,500дән артык кеше санала. Беренче эш елларында 1,5 меңнән
артык баланы хезмәтләндерә. Участок амбулаториясенә тагын бер балалар
табибы килгәч кенә эше җиңеләя төшкән.
Авылда тәҗрибәле фельдшерларның ышанычлы ярдәмнәрен тоюын кат-
кат ассызыклады Гөлназ Артур кызы. Ә балалар табибы эшенең очы-кырые
юк дигәндәй. Балаларны прививкаларга җыю да — үтә мәшәкатьле эшләрнең
берсе. Мондый эшләрдә бай тәҗрибәле фельдшерлар: Колыш авылыннан —
Фәймә Исмәгыйлова, Олы Күлдән — Фәнисә Сабитова, Бишуңгардан Роза
Әхмәдиеваның бәһалап бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Алар әле дә яшь белгеч
өчен кирәк чакта зур таяныч һәм терәк, яхшы киңәшчеләр.
Балалар табибы өч ел эчендә авыл тормышында яшәргә дә күнеккән.
Хәтта ошап китте, дип раслый Гөлназ Артур кызы. Авыл һавасы чиста,
табигате матур, кешеләре ихлас, ярдәмчел һәм юмартлар, ди ул.
Коллективны да якын иткән.
—Хезмәт юлын башлаганда беренче коллектив зур әһәмияткә ия бит,
— дип дәвам итә сүзен туган телендә саф сөйләшүче шәһәр кызы.— Сәвәләй
табиблык амбулаториясе мөдире Гөлшат Зәки кызы Башарова мине үз
кызыдай якын күреп каршы алды. Бераз эшләгәннән соң УЗИ аппаратын
өйрәнергә телим дигәч, шунда ук теләгемне хуплады. «Әлбәттә, укы, замана
табиблары технологияләрне яхшы белергә тиеш»,- диде. УЗИдан тыш,
пульмонологияне кызыксынып өйрәндем һәм кирәксә сулыш юллары
аппаратында да эшли беләм.
Гөлназ Артур кызы мануаль терапия белән дә кызыксына, эшкә сәләтле яшь белгечнең аны да
үзләштерәчәгенә шик юк.«Авыл докторы» һәм «Авыл фельдшеры», һичшиксез, яшь белгечләрне
авылга эшкә җәлеп итүгә зур стимул бирә, дигән фикердә Гөлназ Артур
кызы.
«Республика җитәкчесе Радий Хәбировка зур рәхмәт. Соңгы 5 ел
эчендә медицинадан тыш, башка тармакларда да зур үзгәрешләр
күрәбез. Ерак китеп тормыйм, мисалга үзем эшләгән Кырмыскалы
районын гына китерәм. Кырмыскалылар республика җитәкчесе
тырышлыгы белән генерал Шәйморатов исеменең яңа данга күмелүенә,
Уфада аның һәйкәлен ачылуына бик шатланалар, якташлары өчен зур
горурлык хисе тоялар. Ә инде «Авыл докторы» программасына
килгәндә, ул — бик кирәкле, үтә вакытлы программа. Аны
республикада популярлаштыруда республика җитәкчелегенең роле
гаять зур. Авылларга белемле яшь белгечләр кайта, белгечләр кайда эшкә урнашыйм, кайда
яшим икән дип баш ватмыйлар, хөкүмәт адреслы һәм мәртәбәле
ярдәм күрсәткәч, авылларда эшләүне сайлыйлар. Ә инде хөкүмәт бүлгән
акчаларны торак сатып алуга кулланалар. Мин дә шулай иттем, хәзер
үземнең торагым булуына сөенеп бетә алмыйм. Программалар озын
гомерле була күрсен, аның белән тагын меңнәрчә яшь белгеч
файдаланыр!»—диде авыл докторы.
Гөлшат Зәки кызы БАШАРОВА, Сәвәләй табиб амбулаториясе мөдире:
«Гөлназ Суринаны бүген яхшы белгеч дип кыю әйтеп була. Балалар белән дә, әти-әниләр белән дә тыгыз бәйләнештә эшли, дәвалау төрләрен яхшы алып бара. Игътибарлы, мобиль, һәр сорауга җавап бирергә әзер. Коллега буларак та яхшы сүзләр генә әйтәсе килә. Авылларга Гөлназ Артур кызы кебек белемле белгечләр күбрәк кайтсын иде.
«Авыл докторы» программасы бик файдалы булды. Безнең районга
әлеге программа булышлыгында дистәләгән врач кайтты. Алар төрле
авылларда эшли. Бу программаның файдасы ике яклы: авыллар яшь,
энергияле, эшкә дәртле, бар яклап та грамоталы табиблы булса, дәүләттән
ярдәм алган яшь белгеч исә үзенең көнүзәк проблемасын — торак мәсьәләсен
— уңай чишә ала. Программаны алга этүдә, федераль акчаларны җәлеп
итүдә, республика казнасыннан акча бүлүдә, һичшиксез, Башкортстан
Башлыгының роле бик зур».
Зарема БИККУЗИНА, өч бала анасы:
«Авылыбыз да, тирә-як авыллар да бик зур, аларның һәркайсында күп балалы
гаиләләр дә шактый күп. Авылда балалар табибы эшләве бигрәк уңайлы.
Хәзер үзебезнең яшь, игътибарлы , бала белән ихлас аралаша белүче табибыз
бар. Форсаттан файдаланып, авылларга яшь белгечләрне җәлеп итүләре өчен
хөкүмәткә, шәхсән Радий Хәбировка зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә.
Мондый программалар авылларга бик кирәк иде. Аларның эше киләчәктә дә
туктатылмас дип өметләнәбез».
Радий ХӘБИРОВ:
«Без саулык саклау системасын яңарту буенча эшне дәвам иттерәбез,
аны кешеләргә якын, югары технологияле һәм заманча ясыйбыз. Бу турыдан-
туры күп чирләрдән, иң тәү чиратта йөрәк-кан тамырлары һәм онкологиядән,
үлем очракларын киметәчәк. Без Башкортстан тарихында иң озын гомер
дәвамлылыгына ирештек — ул чик 73 яшьне үтеп китте. Шул ук вакытта без
бу яшьнең артык зур булмавын аңларга тиешбез. Безнең гомерләрне саклап
калу өстендә эшлисе эшләребез бар әле».
«... Быелдан башлап, зур булмаган авылларда эшли башлаган терапевтлар,
педиатрлар һәм гомум практика табиблары 3 млн. сум күләмендә түләүләр
ала башлады», — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров 2023 елның 19
декабрендә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайга аталган Юлламасында.
—2022 елда республика медицина учреждениеләренә 3 003 табиб һәм 5755
махсус урта белемле белгеч эшкә урнашкан. «Авыл докторы» программасы
буенча 54 табиб 1,5 млн. сум күләмендә акча алган. Тагын да 37 табибка
берәр миллион сум түләнгән. 30 фельдшер 750 меңәр сумга ия булган. 5
фельдшерга 500меңәр сум түләнгән. «Авыл фельдшеры» программасы
буенча 6 фельдшер һәм 2 акушер 500 меңәр сумлы булган.
—2023 елда Башкортстанда «Авыл докторы» программасы буенча 81 табиб
һәм 48 урта медицина хезмәткәре түләү алган. Түләүләрнең гомум суммасы
144,5 млн. сум тәшкил иткән. «Авыл докторы» программасыннан тыш,
«Авыл фельдшеры» программасы буенча 33 фельдшер-акушерга 16,5 млн.
гомум суммадагы ярдәм күрсәтелгән.
—2024 елда 129 медицина хезмәткәренә гомум 144,5 млн. сумлык ярдәм
күрсәтеләчәк. «Авыл табибы» һәм «Авыл фельшеры» программалары буенча
33 табиб һәм46 фельдшер түләүләр алачак.