Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 август , 18:43

Усак-Кичүлеләрне гадәти булмаган "Белем көне" көтә

Мәктәп яңара.

Усак-Кичүлеләрне гадәти булмаган "Белем көне" көтә
Усак-Кичүлеләрне гадәти булмаган "Белем көне" көтә

Мәктәп яңара.

 

Август - мәгариф тармагы өчен иң кызу айларның берсе. Авыл хуҗалыгында ел ахырына нәтиҗәләр өчен көрәш барса, мәгариф өлкәсендә яңа башланып килүче чираттагы уку елына әзерлек эшләре кызганнан-кыза. Соңгы елларда республикада мәгариф системасы эшчәнлеге тулысынча “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Бу укытучыларны – үз һөнәрләренә, укучыларны белем алуга кызыксындыру шартларын арттыру максатында эзмә-эзлекле гамәлләрне тормышка ашыруда өстәмә шартлар тудыра. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф тармагын үстерүне үз эшчәнлегендә иң өстенлекле эш дип таный һәм аны һәрдаим күз уңында тота. Мәктәп биналарының укучыларга белем һәм тәрбия алу, укытучыларга нәтиҗәле эшләү өчен заманча таләпләргә җавап бирүе, уңайлы шартлар тудырылуы Төбәк җитәкчесенең игътибар үзәгендә, шәхси контролендә тора. Мәктәпләрне төзекләндерүне сорап тапшырылган хатларны карау эшен Республика җитәкчелеге үз игътибарына алгач, бу юнәлештә федераль акчаларны җәлеп итү буенча,  Башкортстан аутсайдерлардан алдынгылар рәтенә чыкты. Мәгариф учреждениеләре комплекслы рәвештә төзекләндерелә, матди-техник базасы яңартыла, илнең иң яхшы укыту алымнары кулланыла, остазларның хезмәт дәртен, укучыларның укуга омтылышын арттыру системасы булдырыла.

– Алга барабыз, әлбәттә, эшләр күп. Иң мөһим эшләрнең берсе – Ил президенты программасы буенча 31 мәктәпне капиталь төзекләндерү. Аларның 6-сы – 2024 елда,  ә 25-е киләсе елда куллануга тапшырыласы. Шулай ук, быел “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча 9 мең укучыга исәпләнгән 8 мәктәпне тапшырырга уйлыйбыз, дип язды Радий Фәрит улы, ВКонтакте социаль челтәрендә, агымдагы елның 27 июлендә үз битендә куйган постында.

Күптән көткән төзекләндерү программсаына кергән 31 мәктәп арасында Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбе дә бар. Бу белем учагы 1978 елның 25нче декабрендә кулланылышка тапшырылган. Ярты гасыр түзгән мәктәп, бер килеп таушалган һәм    2005 елларда аның түбәсеннән су үтә башлый. Бу һәм башка җитешсезлекләрне белдереп, мәктәп коллективы 2008 елдан башлап, ярдәм сорап хатлар яза башлый. Һәм, ниһаять, быел март аенда Усак-Кичү мәктәбендә дә капиталь ремонт башланган.

Бу эшләр барышы турында белешеп, ошбу мәктәпнең директоры Әнүзә Камил кызы Лотфуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Капиталь төзекләндерү эшләре 63 млн сумга төзелгән килешү буенча алып барыла, Уфаның  "Альянс" компаниясе  бик җаваплы караш белән сыйфатлы итеп эшли. Мәктәбебез бар яклап та төзекләндерелә, матурлана, танымаслык булып үзгәрә. Ул инде элеккесе белән чагыштырмас дәрәҗәдә яхшы якка үзгәртелә, заманчалаштырыла, уңаөлы гшартлар тудырыла.

 Тышкы, эчке бизәү, буяу эшләре тәмам – мәктәп танымаслык күркәм кыяфәткә керде. Әлеге вакытта линолеум түшәлә, сантехника, вентиляция системасын урнаштыру эшләре дәвам итә, – диде Әнүзә Камил кызы.

 Әлбәттә, авыл җирлегендә, күп шәһәр мәктәпләре көнләшерлек яхшы шартлар тудырылган, яңарган мәктәп ишекләрен ачып керү дә зур шатлык булыр мөгаллимнәргә, укучыларга, аларның әти-әниләренә.

 Радий Фәрит улының 2019 елда Дәүләт Җыелышы–Корылтайга Юлламасын искә төшерсәк: “Мәгариф – безнең хәстәрлекне таләп итүче аерым тармак. Шәһәрнең яңа төзелеш алып барылган районымы ул, ерак авыл мәктәбеме – безнең укучыларга тирән белем һәм тәрбия алу өчен уңайлы шартлар тудырылган булырга тиеш!” – дигән иде. Усак-Кичү мәктәбендә менә нәкъ шул максатлар тормышка ашырыла, шундый уңайлыклар көтә.

–Мәктәптә уңайлы мохит тудыруга 9 млн сум бүленде, шуның буенча эшләр бара, зур тырышлык, көч салына. Тагын 10 млн сумга корылмалар, җиһазлар алып урнаштырылачак. "Альянс" идарә компаниясе хезмәткәрләре һәр эшне бик сыйфатлы итеп үтиләр. 1 сентябрьгә бөтен эшләрне дә төгәлләп, яңа 2024-25 уку елын яңартылган, балкып, безне нәтиҗәле эшләргә, тырышып укырга чакырып торучы кадерле Усак-Кичү мәктәбендә башлап җибәрү теләгендә янып йөрибез. Белем бәйрәме көнен балкып безне көтеп алучы мәктәптә сөенеп, шатланып каршы алырга өметләнәбез,– ди Әнүзә Камил кызы.

“Балаларның мәктәптә уздырган еллары иң матур еллар булып исләрендә калырга тиеш. Моңа ирешү өчен без хәстәрлек күрергә тиешбез. Моның өчен мәктәпнең республиканың мәгариф  системасында булган, эшләгән иң матур традицияләрен  саклап калырга кирәк”, – диде Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, һәм шулай булыр да.

Усак-Кичүлеләрне гадәти булмаган "Белем көне" көтә
Усак-Кичүлеләрне гадәти булмаган "Белем көне" көтә
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: