Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елның 15 мартында урта һөнәри белем бирү буенча Республика советы утырышында:” Бүгенге шартларда кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулана бара. Һәм шул мәсьәләне нәтиҗәле хәл итүдән Башкортстанның һәм илнең дә үсеше билгеләнә”, – дигән иде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагын яшь кадрлар белән тәэмин итү проблемасы җитди. Аны хәл итү өчен белгечләр әзерләүче колледжларга игътибарны көчәйтергә кирәк.
Илебездә 2022 елда һөнәри белем бирү оешмаларын модернизацияләү программасы башланды. Шуның кысаларында Башкортстанда 2 ел эчендә 20 колледжда укучы 24 мең яшьләр яңа ремонтланган уку корпусларында белем алу мөмкинлегенә ия булды. Быел 15 колледжның уку биналарына капиталь ремонт ясау өчен 330 млн. сум акча бүленде.
2023 елда Республика Башлыгы грантына Югары Яркәйдәге Башкортстан аграр технология көллияте лаек булды. Алдынгы колледжны барып күрү теләге белән Илеш якларына юнәлдек. Уку йортының директоры Раил Наил улы Гомәров Уфага киңәшмәгә ашыкса да, “Өмет” гәзите өчен ташлама ясап, ихлас теләктәшлек белән каршы алды. Шактый гади генә, күптән ремонт күрмәгән кабинетта әңгәмәләшергә дә өлгердек. (Соңыннан ачыкланды: директор кабинеты бердәнбер ремонтланмый калган бүлмә булып чыкты. Әлегә аңа кул җитмәгән икән)
Директор, кабаланмый-ашыкмый, тыныч һәм төпле итеп, һәр сүзен сеңдереп, көллият тарихын бәян итте. Үткән гасырның 60нчы елларында башлана аның тарихы. 2 меңнән арта ул чорда анда укучылар саны. Бүген Чакмагыш, Бакалы, Илеш районнары, башка өлкә һәм республикалардан 800дән артык студент белем ала. Колледж урта һөнәри белем бирә һәм авыл хуҗалыгы, ветеринария, пешекче, гомум төзелеш эшләре мастерлары әзерли. Киләчәктә башлангыч һәм балалар бакчалары өчен педагоглар, фельдшерлар, ИТ технологияләре буенча белгечләр әзерләү ниятендә тора, моңа җитди әзерлек тә бара. Әле чыгарылган белгечләр барысы да эш белән тәэмин ителә. Студентларга бушлай тулай торак һәм 3 тапкыр туклану каралган. Шуңа авыл балалары өчен конкурентка сәләтле шартлар тудырылган.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, колледжда уку абруйлыга әйләнде. Республикада 9 классны тәмамлаучыларның 60 проценты аларны сайлый. “Безнең бурыч – бу яшьләр сыйфатлы белем һәм кирәкле һөнәр алсыннар өчен шартлар тудыру”, – дип ассызыклады Республика Башлыгы.
Укыту процессында соңгы чорда җитди үзгәрешләр кертелгән: дөнья таләпләренә, “Яшь профессионаллар” конкурслары таләпләренә җавап бирүче, демонстрацияле имтихан бирерлек остаханәләр булдырылган: авыл хуҗалыгы мастеры, пешекче эше, ветеринария, эретеп ябыштыру, төзелеш эшләре. Моның өчен матди базаның камил булуы кирәк, шуңа да көллият, республикадагы 76 көллияттән иллесе катнашкан “Материаль-техник база” номинациясе конкурсында җиңеп, 30 миллионлык грант ота Һәм укыту эшен җиһазландыру мөмкинлекләре ала.
Ветеринария клиникасы дөнья маркасына торырлык итеп җиһазландырыла, андагы тренажерларда студентлар күп компетенцияләрне үзләштерә ала. Сыерларны ясалма орлыкландыру белгечләренә ихтыяҗ бик зур, бар да эш урыны таба. Мастерскойларда демонстрацияле имтиханнарда эш бирүчеләр дә катнаша. Соңгы вакытта эретеп ябыштыру буенча белем алганнарның осталыгын бәйсез үзәк карый һәм 100 меңлек хезмәт хакы түләнгән Газпром, Роснефть кебек оешмаларга эшкә ала. Быел 8 студент шул НОКС таләпләре югарылыгында имтиханнарны уңышлы тапшырган.
2023 елда көллият биналарында зур капиталь ремонт үткәрелгән, мондый олы эшләр Республика Башлыгы Радий Хәбировның белгечләрне үзебездә әзерләү һәм аларны монда лаеклы эш урыны белән тәэмин итү концепциясенә нигезләнгән. Күрше республикалар белән булган конкуренциядә югалып калмау өчен эшләнә бу эшләр. Кайда тугансың, шунда кирәксең, дигән идеяне тормышка ашыру юнәлешендәге җитди адымнар бу.
Раил Наил улы мине үзенең урынбасарлары Алсун Әнвәр улы Шәйхетдинов һәм Айсылу Рим кызы Насретдинова кулына тапшырды һәм без көллият буенча экскурсиягә юнәлдек. Менә монда мине – гомере буе уку йортларында эшләгән укытучы-доцентны – гаҗәпләндергән, дөресрәге, шаккатырган хәлләр башланды да инде. Аудиторияләр, кабинетлар, остаханәләр бар да заманча – супер! Үзеңне ниндидер әкияти дөньяга, чит ил фильмнарындагы фантастик дөньяга эләккән кебек сизәсең, мондагы төзеклек, заманча җиһаз һәм дизайнны Уфадагы студентлар кампусында гына күрдем кебек. Университетның Нефтекама филиалы һәм Русия хөкүмәте карамагындагы финанс университетында гына очрадым төсле. Димәк, студентлар өчен бар шартлар булдырылган: укы, белем ал, иҗат ит һәм киләчәктә укуыңны дәвам ит!
Радий ХӘБИРОВ Стәрлетамак шәһәр политехник колледжында:
“Студентлар өчен яхшы шартлар тудыру бик мөһим – тулай торак, спорт, ял итү мөмкинлекләре булдыру кирәк. Бездәге көллият студентлары – иң яхшылары”, – дигән иде. Һәм бу дәүләт кайгыртучанлыгы Илеш колледжында тормышка ашырыла.
Иҗат дигәннән, шагыйрь һәм язучы Марат Кәбиров та, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, популяр җырчы Дамира Сәетова да бу көллиятне тәмамлаучылар. Бүгенге иҗат түгәрәкләрендә киләчәктә әдәбият-сәнгать күген бизәүче күпме талантлар шөгыльләнәдер. Алар иҗат конкурсларында җиңүләре белән көллиятнең йөзен бизәп торалар. Бигрәк тә сәнгатьле уку конкурсларын үз итә икән алар. Әлегә кадәр автобус тәрәзәсеннән генә Илеш якларын күреп үткән бар ииде. Посадкалары икенче, урманнары үзенчә ямьле, Роберт Миңнуллин данлаган каен урманнары үзе ни тора!
Илеш якларына бу сәяхәтемдә мин районның кешеләре белән якынрак таныштым һәм Илеш феноменын ачарга беренче адымнарымны да ясадым кебек. Сәфәрем миңа Башкортстан аграр технологиясе колледжында – көллиятендә, Муса Гәрәев музеенда, аның туган, укыган авылларында булу, районның патриоты, спорт мастеры Фәвил Гилдановлар аралашу мөмкинлеге бирде.
Һәм Илеш характерының бер читен генә ачып карау форсаты да туды кебек. Аның беренче сере – алар күп сөйләп тормыйча эшләп кую ягын карый икән. Бу серне әңгәмәдәшләрем үзләре дә сизми калып чиштеләр төсле. Аннан, кем белән генә очрашсам да, бер нәрсә күзгә ташланды, күңелгә якын булды – ул район, авыл язмышына битараф булмау, аның белән горурлык хисе һәм шуңа мөмкин булган кадәр шәхси өлешеңне кертергә омтылу. Колледж студентларына да, аның укытучыларына да бу кагыла.
Башкортстан аграр технологияләр көллияте төбәкнең икътисады, социаль һәм мәдәни үсеше таләпләренә җавап бирерлек лаеклы кадрлар әзерләүне югары дәрәҗәдә үтәп килә. Соңгы елларда бу өлкәдә тизләнешле үсеш тә күзәтелә. Димәк, Роберт Миңнуллиннар мәдхия җырлаган бәрәкәтле Илеш җире тагын да күркәмрәк булачак һәм аның якты киләчәге көллияттә бүген олы тормыш юлына чыгучы студентлар кулында да булачак. Без аларга фатихада, догада булыйк!
Көллият хакында:
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф ЙОСЫПОВ:
“Бу көллиятне тәмамлаучылар исемлегендә мин дә бар. Тракторчы-машинист һәм слесарь һөнәре алган идем. Укытучыларны, мастерыбыз Зәбир Гыйлемхановны ихтирам белән искә алам, Анфак Гарипов түгәрәгенә йөреп, концертларда биеп йөрдек”.
Чакмагыш районында колхоз рәисе булып эшләгән Рамил ХӘБИРОВ:
“Ул уку йортының укучылары уңганлык һәм тәртип белән аерылып торды. 1978 елда май бәйрәмендә без алар белән Имәнлекулда 4 гектарга якын чыршы-нарат утырттык. Аларның эш нәтиҗәсе бүген авылыбызны ямьләп тора”.