Баланың камил акыл үсешенә телефоннарның зыян салуын әти-әниләр дә аңлый башлады булса кирәк...
МӘСКӘҮ, 12 август — РИА Новости.
РФ Дәүләт думасының мәгариф буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова мәктәпләрдә, әсбап буларак та, мобиль телефоннарны куллану тыелу турында белдерде.
Узган елның декабрь аенда, хәтерегездә булса, Дума моңа кагылышлы законны кабул иткән иде. Телефоннарны куллану чамадан тыш искәрмә булган –гомер өчен куркыныч янаган очракдарда гына рөхсәт ителәчәк.
«1 сентябрьдән мәктәпләрдә телефоннарны дәрестә куллану тыела. Укучыларга ниндидер видеоматериаллар күрсәтергә яки тест уздырырга кирәк булса, укытучы интерактив такта, компьютер, планшет, моноблок кулланачак», – диде РИА Новостига Лантратова.
Депутат белдерүенчә, телефоннарны куллану укучыларга көтелмәгән хәлләр туганда – укучылар яки укытучылар гомеренә куркыныч янаган очракта гына рөхсәт ителәчәк.
Лантратова белдерүенчә, мондый тыю Русиядә генә кабул ителмәгән. Ниһаять, телефоннар баланың камил акыл үсешенә зыян салуын әти-әниләр дә аңлый башлады булса кирәк...
Фото: tgstat.ru