Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 август 2024, 13:02

Тарих буенча дәреслек әлегә әзер түгел

Ә бит бу уку елына әзер булачак дигән иделәр.

lnr-news.ru
lnr-news.ru

5-9 сыйныфлар өчен Русия тарихы буенча дәреслекләр мәктәпләрдә 2025-26 уку елына барлыкка киләчәк. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк урта сыйныфлар өчен тарих буенча уку әсбапы 2024-25 уку елы башына әзер булачак дип күзалланган иде.

Ә югары сыйныф укучылары тарихны яңа бердәм дәреслекләр буенча өйрәнә. Шулай итеп, урта сыйныфлар өчен дә дәреслек барлыкка килгәч, укучылар тарихның бердәм картинасын алачак. Нәкъ менә шуның өчен яңа дәреслекләр өстендә эшләделәр дә, дип билгеләде туры линия барышында Русия Президенты Владимир Путин.

“Безгә фундаменталь дәүләт версиясе кирәк, ул әлеге дәреслекне укыган һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш”, – диде Президент.

Әйткәндәй, Башкортстанда агымдагы елда гомум белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау федераль программасы буенча 31 мәктәп ремонтлана. 6 уку йорты – яңа уку елы башлануга, ә калган 25 учреждение 2025 елга үз ишекләрен ачачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: