1 сентябрьдә мәктәпкә бару күңеллерәк тә соң...
Быел уку елы гадәттәгечә 1 сентябрьдә башланмый. Укучылар һәрвакыттагыча балкып, матурлар итеп киенеп, гөлләмәләрен күтәреп, 2 сентябрьдә генә белем учакларына юл алачак. Моның сәбәпләре билгеле, быел 1 сентябрь ял көненә туры килә.
Белем көненең күчерелүе турында Башкортстан Республикасы мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Кадерле балалар, хөрмәтле коллегалар, әти-әниләр! Быел Белем бәйрәмен уздыру турында сораулар килә. Белем учакларында уку елы 2 сентябрьдә башлана. Бу көн ял көненә туры килсә, уку елы аннан соңгы эш көнендә башлана. Шулай итеп, 2024-2025 уку елы быел 2 сентябрьдә башлана»,– дип игълан итте министр.