Барлык яңалыклар

Госуслуги порталы абитуриентлар өчен уңайлы

Хыялларыгызга ирешергә язсын, яшьләр! Мошенниклардан сак булыгыз!  

Госуслуги порталы абитуриентлар өчен уңайлы
Госуслуги порталы абитуриентлар өчен уңайлы

Хыялларыгызга ирешергә язсын, яшьләр! Мошенниклардан сак булыгыз!

 

Илебез абитуриентлары югары уку йортларына һәм колледжларга  аның аша 2 млннан артык гариза тапшырган инде.

 Русия уку йортларында кабул итү кампаниясе старт алды.

Госуслуги порталының «Югары уку йортына онлайн керү» хезмәтләре аша яшьләр якынча сайлаган уку йортларына 2 млн.нан артык гариза тапшырган.

Бу уңайлы ысул вакытны җанга калдыра һәм документ тапшыру эшен җиңеләйтә.

Гаризаны бер үк вакытта 5 югары уку йортына тапшырып була.

 Яшь кеше  шәхси кабинетында куратордан увеомлениеләр алып торачак.

Госуслуги аша өстәмә сынау имтиханына язылып була, аттестатның оригиналын да җибәреп була.

Суперсервис максатчан укуга гариза бирү ысулын да үз эченә алган. Шунда ук булачак эш бирүче белән килешү төзеп була.

2024 елда университетдарда максатчан белем алуга бюджет урыннар узган елга караганда 6 % арткан.

 

– Бу квота белән 145 меңгә якын студент файдалана ала. Бүгенге көнгә  50 000 абитуриент максатчан укуга гариза тапшырган. Владимир Путин фәраманы буенча, илебездә квалификацияле кадрлар әзерләү өчен күп эшләнә, – диде Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Башкортстанда  2024 елда  югары уку йортларына бөтен юнәлешләрдә  бюджет урыннарга 14 меңнән артык яшь кешене кабул итәчәкләр.

 Ә урта махсус уку йортларына – 22 меңнән артык.

Башкортстанда кабул итү кампаниясе югары уку йортларына  25 июльгә кадәр, ә колледжларга 15 августка  кадәр дәвам итәчәк.

Иҗади һәм физик сәләт таләп ителгән уку йортларына 10 августка кадәр документ тапшырып була.

Документларны иртәрәк яки соңрак тапшырсаң яхшыракмы?

Документларны кайчан тапшыруда аерма юк. Югары уку йортына укырга керү өчен БДИ нәтиҗәләре кирәк. Ә быел Башкортстанда 100 балл җыючылар саны  рекордлы күләмдә. Хыялларыгызга ирешергә язсын, яшьләр! Мошенниклардан сак булыгыз!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: