Барлык яңалыклар

Уфада Евразия цифрлы технологияләр үзәге ачылды

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров  Уфа фән һәм технологияләр университетының Евразия цифрлы технологияләр үзәге ачылу тантанасында катнашты.

Яңа учреждение IT-продуктларны эшләү, апробацияләү һәм алга җибәрү, шулай ук бу өлкәдә белгечләр укытуда махсуслаша. Аның дизайн-проектын югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы белән бердәм концепциядә төзегәннәр.

– Барысын да безнең студентлар проектлады. Үзләре өчен уңайлы итеп эшләделәр, – дип сөйләде Уфа фән һәм технологияләр университеты ректоры Вадим Захаров. – Мәсәлән, беренче катта ана һәм бала бүлмәсе, балаларның вакытлыча тору бүлмәсе, шулай ук кафе бар. Ә икенче катта уку һәм эш өчен, шул исәптән төркемнәрдә дә, урын бар.

Киләчәктә Евразия цифрлы технологияләр үзәге виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык индустриясен, компьютер уеннарын һәм проектларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук Евразия цифрлы технологияләр үзәге (ЕЦЦТ) эшенең төп юнәлешләренең берсе – гуманитар һәм техник юнәлешләр белгечләрен әзерләү, стажировка һәм эшкә урнаштыру. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: