Барлык яңалыклар

«Начар эшләнгән яхшы әйбер».. Шулай да буламы?

БДИ гамәлдән чыгарылачакмы?

«Начар эшләнгән яхшы әйбер».. Шулай да буламы?
«Начар эшләнгән яхшы әйбер».. Шулай да буламы?

БДИ гамәлдән чыгарылачакмы?

 


Дәүләт Думасының берьюлы өч фракциясе БДИны элек тапшырыла торган гадәти имтиханнар белән алыштырырга тәкъдим итте. Моның сәбәпләре дә бар: нерв киеренкелеге аркасында яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары кинәт арткан һәм БДИны оештыру өчен зур чыгымнар тотыла икән.
Дәүләт Думасы депутатлары БДИны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Бу фикерне ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП фракция вәкилләре күтәреп чыкты. Әгәр закон кабул ителсә, бердәм дәүләт имтиханы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылырга мөмкин, ә инде тапшырылган имтихан (БДИ) нәтиҗәләре әле 4 ел гамәлдә булачак.
«БДИ дәүләт имтиханнары дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә алыштырыла торган закон проектын Дәүләт Думасында октябрьдә беренче укылышта карарга ниятлибез», – диде РИА «Новости»га Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.
Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, БДИга кадәр булган традицион дәүләт имтиханнарына кайтырга кирәк.
Дәүләт Думасы депутатларының кайберләре бу закон проектына шик белән карый. Мәсәлән, Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, әлегә документ инициаторлары БДИга лаеклы альтернатива тәкъдим итми.
«Бернәрсә дә тәкъдим итмичә проект кертмәкчеләр. Ә ул нәрсәгә кирәк? Имтихан тапшыру механизмы нинди булыр? Бары тик гамәлдән чыгару гына... Әйтик, 1 сентябрьдән гамәлдән чыгарылды, ә укучылар, югары уку йортларына керә алсын өчен һәм тигез хокукны тәэмин итү өчен нәрсә тәкъдим ителә? Моны, нигездә, БДИ тәэмин иткән иде, – ди Илдар Гыйльметдинов. Аның фикеренчә, мәсьәләнең барлык якларын, шул исәптән уңай якларын да исәпкә алырга һәм оптималь чишелеш табарга кирәк. .
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, даими рәвештә ярты елга бер тапкыр килеп торса да мондый инициативалар беркайчан да пленар утырышларга кадәр барып җитми.
«Бу законның перспективасы юк, ул хәтта пленар сессиягә дә барып җитмәячәк. Беркем дә БДИны гамәлдән чыгармаячак, һәм моны эшләүнең мәгънәсе юк. Ул системаны эзлекле рәвештә камилләштерергә кирәк, чөнки ул югары уку йортын сайларга мөмкинлек бирә, һәм бер генә югары уку йортын түгел», – ди Фәррахов.
БДИның уңай һәм тискәре яклары бар.
Әгәр БДИны җиренә җиткерсәләр, ул бик яхшы әйбер үзе», – дип санаучылар да бар.
Уңай яклары: Бердәм дәүләт имтиханы укучыларга, алар кайда гына яшәсәләр дә, имтиханны тигез шартларда тапшырырга һәм илнең теләсә кайсы 5 югары уку йортына гариза тапшырырга мөмкинлек бирә. Традицион билет имтиханнары булганда укытучыларның мәктәп укучыларына карата симпатия-антипатиясе тәэсир итәргә мөмкин.
БДИның җавапларын чыгару һәм укучыларны чишендерү БДИга карата начар тәэсир калдыра.
Минусларга килгәндә, БДИ – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур стресс. Яңа закон проектына аңлатма язуында, яшүсмерләр арасында елдан-ел суицидлар саны арта бара, дип әйтелә.
БДИ тапшырырга килгән чыгарылыш сыйныф укучыларын тикшерү вакытында да тузга язмаган хәлләр була.
БДИның тагын бер минусы –вакытыннан алда интернетка куелган контроль-үлчәү материаллары (КИМнар яки тестлар) һәм биремнәргә җавап. Җавапларны чыгару 2007 елдан 2013 елга кадәр ел саен теге яки бу формада теркәлеп барган.
Дәүләт Думасында БДИ буенча тыңлаулар бу атнада узачак.

Фото: gas-kvas.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: