Барлык яңалыклар

"Яшьләр өчен барлык шартларны тудырабыз"

Бүген  Уфада Евразия милли белем бирү үзәгенең вузара  студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров II Республика яшьләр закон чыгару форумында катнашучылар белән очрашты.

–- Без сезне бирегә, беренче чиратта, вузара студентлар кампусына чакырдык. Без сезнең кампус  биргән перспективаларны күрүегезне теләдек. Хәзер без кампусның икенче чиратын төзибез,  Сберның белем бирү проекты булачак “21нче мәктәп"не төзи башладык,  ул кирәкле ИТ-һөнәр алырга мөмкинлек бирә. Анда геном лабораториясе дә булачак. Кампусның икенче чираты җиде башня төзүне күздә тота. Бу 120 мең кв. м тирәсе, анда без 4,5 мең урынга исәпләнгән студентлар һәм аспирантлар өчен тулай торак урнаштырачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Бездә  яшьләр искиткеч, һәм без аларның яшәү өчен кирәкле барлык заманча шартлары, иҗат, фәнни эшчәнлек, стартапларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре булуны телибез. Бу безнең өчен бик мөһим. Без планлы рәвештә Башкортстанда яшьләрнең яшәргә, эшләргә һәм укырга теләве өстендә эшлибез.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, яшьләр советлары һәм яшьләр парламенты вәкилләре төбәктә иң чагу, талантлы егетләрнең берсе. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: