Барлык яңалыклар

Институтта яңа җитәкче!

Ул безнең якташыбыз!  

Институтта яңа җитәкче!
Институтта яңа җитәкче!

Ул безнең якташыбыз!

 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа җитәкчесе итеп якташыбыз,  филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков тәгаенләнде!

⠀Илгиз Илдар улы 1983 елның 27 августында БАССРның Стәрлебаш авылында туа. «Татар һәм рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтын яхшы тәмамлап, КФУның Студентлар шәһәрчеген оештыручы педагог булып эшчәнлеген башлый. 2015-2016 елларда балалар һәм яшьләрнең сәламәтләндерү, ял итү, эш белән тәэмин итүләрен оештыру үзәге башлыгы булып эшли.

 2016 елда Татар эшкуарлыгына ярдәм итү институтын тәмамлаганнан соң, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы булып хезмәт итә.

⠀Илгиз Илдар улы Халиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Илгиз Илдар улын яңа җаваплы вазифа белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

Фото: tatar-inform.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: