Барлык яңалыклар

Global management challenge чемпионатының милли финалының пленар утырышы

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча Global Management Challenge чемпионатының милли финалының пленар утырышында катнаштылар.

Global Management challenge чемпионаты – Инновацион технология нигезендә масштаблы интерактив белем бирү программасы –комплекслы компьютер уку моделе (бизнес-симулятор), ул дөнья базарында конкуренция шартларында кече/урта бизнес җитештерү компаниясе белән идарә итү процессын имитацияли. Чемпионатның Бөтенрусия этабы 2006 елдан бирле уза. Аны Стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе оештыра. Ел саен чемпионатта 10 меңләп эшмәкәр, менеджер, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, идарәче кадрлар әзерләү программаларын тыңлаучылар, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнаша. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: