Барлык яңалыклар

Һөнәр сайлаганда

20 июльдә Евразия НОЦының Вузара  студентлар кампусы территориясендә мәктәп һәм колледж тәмамлаучылар өчен Future Now һөнәри юнәлеш бирү форумы узачак. Чара катнашучыларга белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән танышырга һәм аралашырга, алар үсеш алырга теләгән юнәлешне билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. 

- Һөнәр сайлау  - мөһим һәм еш кына  стресслы карар. Һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган  чаралар чыгарылыш сыйныф укучыларына үз мәнфәгатьләрен, сәләтләрен һәм кыйммәтләрен аңларга ярдәм итә, бу туры килгән юлны сайлауны җиңеләйтә. Ә үзенең көчле якларын белү һәм нинди һөнәрләргә туры килүен аңлау чыгарылыш укучыларының үз – үзләренә ышанычын һәм карьераны уңышлы төзү сәләтен арттыра, - ди БРның яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров. 

Форум программасында һөнәри юнәлеш бирү тестлары, уку йортларына керүгә әзерлек кагыйдәләре, шәхсән аралашырга һәм һөнәрләрнең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләргә әзер булган уку йортлары вәкилләре белән очрашулар, шулай ук спикерлардан лекцияләр һәм киңәшләр көтелә. 

 Катнашырга 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучыларны, 10 сыйныф укучыларын һәм колледж студентларын чакыралар. Моның өчен  сылтама аша теркәлергә кирәк.

Форум 20 июльдә Вузара студентлар кампусының “Кайнау ноктасы”нда,  Зәки Вәлиди урамы, 32/2 адресы буенча узачак. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: