Барлык яңалыклар

Русия мәктәпләрендә тәртип өчен билге куюны кертергә тәкъдим итәләр

Ничек уйлыйсыз, мәктәпләрдә мондый яңалык кирәкме?

Русиядә мәктәпләрдә тәртип өчен билге куюны кертергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев советның эшче төркеме утырышы барышында  чыгыш ясады. Ул шулай ук чыгарылыш имтиханнарына начар тәртипле укучыларны кертмәскә чакырды.

РФнең Мәгариф министрлыгында гомумән алганда билге кертүгә каршы түгеллекләрен белдерделәр.

“Гомөмән алганда без укучыларның үз-үзләрен тотышы өчен билге куюны кертүгә каршы түгел, <…> билгенең критерийларын, аны кем куячак һәм бу билгенең нәтиҗәләре нинди булачагын аңларга кирәк”, – дип, ТАСС ведомство башлыгы Сергей Кравцовның сүзләрен китерә.

РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев, әгәр укучыларга тәртип өчен “неуд” чыгарсалар, дәүләт имтиханына кертмәү мөмкин, дип өстәгән. Моңа җавап итеп министр “ашыгыч карарлар кабул итмәскә” чакырган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: