Барлык яңалыклар

44 укучыда иң югары балл!

Тырышлык нәтиҗәләре.

44 укучыда  иң югары балл!
44 укучыда иң югары балл!

Тырышлык нәтиҗәләре.

Безнең укучыларның тагын өч фән буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, физика буенча БДИны 2427 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, шуларның 41е — 100 балл, 626 кеше югары балл алган.

Информатика һәм ИКТ буенча БДИны 3302 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, аларның 3се — 100 балл, 372 укучы 81 һәм аннан югарырак балл җыйган.

Җәмгыять белеме буенча БДИны 4783 чыгарылыш сыйныф укучысы язган, 436 укучы югары балл җыйган.
Республикада 8 имтихан нәтиҗәләре буенча 140 укучы — 100әр һәм 11укучы 200әр балл алган.

"Быел, шулай ук, БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән мәктәп укытучыларына - 50 мең сум күләмендә, шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм республика вузларына укырга кергән укучыларга 150 мең сум күләмендә премияләр түләү дәвам итәчәк”, — дип белдерде социаль челтәрләрдә ведомство башлыгы Илдар Мәүлетбирдин.

Фото:   bashinform.ru
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: