Барлык яңалыклар

“Балаларның ялы файдалы булсын дип борчылам”

Төбәк җитәкчесе балаларның җәйге ялы белән кызыксынды. 

izvestia-tur.ru
izvestia-tur.ru

Бүген, 18 июньдә, оператив киңәшмәдә республиканың җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итүче балаларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турында фикер алыштылар.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында балаларга 133 табиб һәм фельдшер, 317 шәфкать туташы медицина ярдәме күрсәтә, дип сөйләде. Алар барысы да йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча семинарларда укыган.  

Моннан тыш, лагерьлар янында урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләре стационарларда ашыгыч ярдәм бригадалары һәм койкалар резервы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү очрагына дарулар һәм кирәкле материаллар запасы әзерләгән.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин әйтүенчә, быел ким дигәндә 500 мең бала җәйге сәламәтләндерү ялында катнаша.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балалар ялы хәвефсезлеге һәм сыйфаты мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләде.

– Җәйге сезон башлану белән балаларыбызның ялы файдалы булсын, барысы да яхшы үтсен дип борчылам, – диде ул.

Шулай ук оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе “Салют” реабилитация үзәген төзү темплары белән кызыксынды. Эшләр график буенча бара һәм яңа уку елы башына төзелеш тәмамланырга тиеш, дип җавап бирде хөкүмәт вице-премьеры Алан Марзаев.

–  Бу объект Башкортстан өчен бик мөһим, аны ата-аналар һәм балалар көтә, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: