Барлык яңалыклар

Яхшы якка үзгәрешләр күп булды

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

4 июньдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Уфа районы Шамонин авылының урта мәктәбе директоры  Зилә Заһир кызы Нуриева моңа карата үз уй-фикерләрен белдерде:

–Соңгы берничә ел эчендә республикада Башкортстан  җитәкчелегенең мәгариф өлкәсенә игътибары күзгә күренеп артты.

Әйтик, мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе.  Ашханәләргә китерелгән  азык-төлекнең шактый күләме – җирле продукция җитештерүчеләрнеке.

Тагын бер моментны искә алмый мөмкин түгел. Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә биш көнлек уку атнасын кертүне тәкъдим итте. Мәгариф министрлыгы бу тәкъдимне хуплап чыкты.  “Пятидневка” укучылар да, укытучылар өчен дә уңайлы.

“Взлетай” программасы барлыкка килде. (“Взлетай” проекты өстәмә белем бирү ресурсларын куллану хисабына урта гомуми белем бирүнең укыту программалары буенча укучының функциональ сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән комплекслы программа булып тора. – Авт.) Бу программа үз эченә берничә модульне алып тора. Шулар исәбендә “Руль артына утыр” белем бирү модуле бар, мәсәлән. Бу модуль ярдәмендә мәктәпне тәмамлау белән водитель таныклыгы алып була. “Взлетай” проекты 2019 елда башланып китте. Шушы ук программага ярашлы “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында республика мәктәпләрендә стоматология кабинетлары ачыла башлады.

Гомумән алганда мәгариф өлкәсендә уку һәм укыту өчен заманча мөмкинлекләр арту  Радий Хәбиров тарафыннан игътибар зур булуны күрсәтә.

Радий Хәбировның Телеграм-каналыннан.
Фото:Радий Хәбировның Телеграм-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: