Барлык яңалыклар

Студентлар электрон дипломнар ала башлаячак

Бик уңайлы булачак бу. 

Русиядә студентлар 2025 елдан югары белем турындагы дипломны электрон форматта ала алачак. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ)  Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

 Документны дипломның кәгазь нөсхәсе белән беррәттән алып булачак, алар бертигез булачак. Студентның, Чернышенко сүзләренчә, университетны тәмамлагач, тиешле документны нинди форматта алырга кирәклеген сайлау хокукы булачак.

"Дипломнар реестры бар, һәм киләсе елда без закон кабул ителүен көтәбез, аның ярдәмендә электрон диплом гадәти кәгазь диплом кебек үк статуска ия булачак”, — дип төгәлләде Чернышенко.

Русиядә 2024 елның 25 апреленнән студент билетлары һәм  зачеткаларны эксперименталь форматта электрон төргә күчерделәр. Студент билетын һәм зачетканы онлайн-формада үз теләгең белән көллият һәм югары уку йортлары студентларына, шулай ук ординаторларга һәм аспирантларга алырга мөмкин – документлар дәүләт хезмәтләрендә пәйда булачак. Документларның электрон версиясен, министрлар кабинетында хәбәр итүләренчә, уку йортларына керү өчен генә түгел, ә театрларга, музейларга, кинога, шулай ук поездга һәм башка җәмәгать транспортына ташламалы билетлар сатып алу өчен дә кулланырга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: