Барлык яңалыклар

17 тапкыр "пересдачага" килгән

Үҗәтлеге көчле булган, күрәсең.

https://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

Башкортстанда яшәүче бер ирнең бәләкәй суднолар йөртү теләге шулкадәр көчле булган, күрәсең – ул имтихан тапшыру өчен 18 тапкыр килгән. 

Судно йөртәсе килгән, әмма имтиханга әзерләнәсе килмәгән, мөгаен: чөнки ул 17 тапкыр сынауны үтә алмаган. Мондый үзенчәлекле очрак турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге җитәкчесе Андрей Кузнецов сөйләде.

Шулай итеп, бу ир-ат үз тырышлыгы белән чын антирекорд куйган. Ул имтихан комиссиясенең 30 соравына 17 тапкырда да дөрес җавап бирмәгән. Бары җентекле әзерләнгәч кенә, 18нче тапкыр килүендә, ниһаять, имтиханны тапшыра алган.

Шул ук вакытта бер кыз чын рекорд куйган. Имтихан сорауларына җавап бирү өчен 40 минут бирелә, ә ул 1,5 минут эчендә бар сорауларга да дөрес җавап биргән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: