Барлык яңалыклар

Балалар өчен заманча мөмкинлекләр арта

Бу Радий Хәбиров тарафыннан мәгариф өлкәсенә игътибар зур булуын күрсәтә, ди балалар иҗаты үзәге директоры Раушан Галимов

4 июньдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Бу уңайдан “Глобус” балалар иҗады үзәге директоры Раушан Раян улы Галимов, үз фикерен белдереп, болай диде:

– Соңгы елларда Башкортстанда республика җитәкчелеге тарафыннан мәгариф өлкәсенә игътибар һәм ярдәм аеруча артты. Үзебез күреп торабыз, мәктәпләр яңартыла, яңалары төзелә.

Өстәмә белем бирү тармагына да игътибар зур. Безгә узган ел яңа бина бирделәр, заманча техникалар, компьютерлар алдык. Бүгенге заманда IT-белгечләргә сорау күп һәм балаларның кече яшьтән үк шушы юнәлештә өстәмә шөгыльләнү мөмкинлекләре булу куанычлы.

Шунысын да әйтәсе килә: бүгенге ата-аналар да, балалар да бик сайлаучаннар. Әти-әниләр балаларын заманча мөмкинлекләр булган, яхшы пелагоглар укыткан иҗат үзәкләренә бирергә тели. Бу уңайдан бүген мөмкинлекләр киңәя. Безнең үзәктә әлеге көндә 350 бала техник юнәлеш буенча шөгыльләнә.

Мәгариф өлкәсендә уку һәм укыту өчен заманча мөмкинлекләр арту ул Радий Хәбиров тарафыннан игътибар зур булуны ачык күрсәтә. Һәм киләчәктә дә шушы юнәлеш дәвам итәр дип ышанасы килә. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: