Барлык яңалыклар

Кояшлы балаларга – көчле алкышлар!

   Бүген башкаланың 157нче санлы балалар бакчасында рус халык әкияте  “Теремок” спектакле күрсәтелде, тамашачылар яшь артистларга “Афарин”, “Булдырдыгыз!”, Рәхмәт!” дигән мактау сүзләрен кызганмадылар.

Кояшлы балаларга – көчле алкышлар!
Кояшлы балаларга – көчле алкышлар!

Бүген башкаланың 157нче санлы балалар бакчасында рус халык әкияте  “Теремок” спектакле күрсәтелде, тамашачылар яшь артистларга “Афарин”, “Булдырдыгыз!”, Рәхмәт!” дигән мактау сүзләрен кызганмадылар.

   2024 елның май аеннан “Арт-киңлек – Кояшлы балалар” дип аталган проект старт алды. Аның кысаларында 157нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән (инвалид-балалар, Даун синдромлы балалар, аустик спектр тайпылышы булган балалар) балалар һәм аларның әти-әниләре, яраткан тәрбиячеләре театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте.

   Биредә оештырылган инклюзив театр студиясе күптән инде уңышлы эшләп килә. 2024 елда балалар бакчасы әлеге проектның җиңүчесе дип табылган һәм тырышлыклары лаеклы бәяләнгән: алар “Беренчеләр хәрәкәте”нең 300 мең сум күләмендәге грантына лаек булганнар.

   Спектакльне әзерләү эше җитди барган: балалар ике ай буена репетицияләргә йөреп үзләренең иҗади сәләтләрен ачкан.  Спектакльнең режиссеры – “Нур” Уфа дәүләт татар драма театры артисты, “Туган тел” телеканалы алып баручысы Айгөл Юнысова әйтүенчә, мондый тамашаларда катнашу үзенчәлекле балаларга уен, музыка, карашлар һәм кагылулар аша бер-берсен тоярга һәм берлектә иҗат итәргә өйрәнергә ярдәм итә.

   Сәламәтлек  буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү педагоглардан гаять зур тырышлык, сабырлык һәм фидәкарьлек таләп итә һәм 157нче балалар бакчасы коллективы бу уңайдан зур уңышларга ирешеп эшли.

   Коллективны чын йөрәктән ирешкән уңышлары белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: