Барлык яңалыклар

Хуш, кыңгыраулы мәктәп еллары...

Бүген – Соңгы кыңгырау. Ничәмә еллар дәресләргә чакырып чыңлаган кыңгыраулар бүген чыгарылыш сыйныф укучыларын зур тормыш юлына чакырып яңгырай. Ак юллар сезгә, егет-кызлар!

Редакция архивыннан.
Редакция архивыннан.

Бүген – Соңгы кыңгырау. Кыңгыраулар, мәктәп белән хушлашыр вакыт җиткәнлеген белдереп, егет-кызларны зур тормыш юлына озата. Күңелле дә, шул ук вакытта сагышлы да бәйрәм ул Соңгы кыңгырау. Мәктәп елларының кабатланмас мизгелләрен, белем дөньясына җитәкләп алып кергән укытучыларны, дулкынландыргыч вакытларны искә төшерә. Туган мәктәп, укытучылар, чәчәк бәйләмнәре, ак бантлар, алъяпкычлар, елмаюлар һәм күз яшьләре – быелгы чыгаралыш укучылары да бу мизгелләрне матур хатирәләрнең берсе итеп күңелләрендә саклар, мөгаен.

Моңа кадәр дә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау һәрвакыт булгандыр кебек. Әмма тарихка күз салсак, ул илебездә 50 елдан артык кына үткәрелә икән. Аны уздыру традициясе узган гасыр уртасында барлыкка килә. Тагын да тирәнрәккә китсәк, бу бәйрәмнең башлангычы Петр I идарә иткән чорга барып тоташа. 1701нче елда император Математика һәм навигация фәннәре мәктәбен тәмамлаучылар өчен беренче тапкыр зур бал оештыра. Әлеге күренешне бүтән уку йортлары да эләктереп ала. Ул вакытта кызлар бәйрәмгә кертелмәгән. Бу традиция 1917нче елга кадәр саклана, ә революциядән соң күңел ачулар тыела.

Еллар үткәннән соң, Соңгы кыңгырау беренче тапкыр 1948 елның 25 маенда үткәрелә. Аны үткәрү идеясен совет педагогы, атказанган укытучы Федор Брюховецкий күтәреп чыга. Бәйрәм беренче тапкыр Мәскәүнең 182нче мәктәбендә (хәзер 1501нче) уздырыла. Укытучы 25 май көнен юкка гына сайламый. Бу – дәресләр тәмамланган, бары йомгаклау имтиханнарын тапшырасы гына калган вакыт. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Федор Федорович балаларны коллективта берләштерүне күз уңында тоткан күп кенә мәктәп йолаларына башлангыч сала. Белем көне дә – күренекле укытучының идеясе.

70 елларда Соңгы кыңгырау ил буенча диярлек үткәрелә башлый. Соңрак СССР Мәгариф министрлыгы аны рәсми чаралар исемлегенә кертә. Хәзер бу бәйрәм 11нче сыйныфлар өчен генә түгел, ә 9нчылар өчен дә үткәрелә.

Быел республикада 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 51 меңгә якын укучының шактый өлеше дә мәктәп белән хушлашачак. Ә 11нчене 14,5 меңгә якын укучы тәмамлый. Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин, чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлап, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

“21 майда бездә дәүләт йомгаклау аттестациясе башланды. Барлык балаларыбызга да уңышлар телибез, аларның барысы да яхшы булсын. Безнең бурыч – тиешенчә оештыру, без әле Мәгариф министрлыгы стандартлары буенча яшел зонада торабыз. Зинһар, тәртип бозулар булмасын. Барысы да тиешенчә үтсен”, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Имтиханнар тәмамлангач, 28 июньдә – 9нчы сыйныфлар өчен, 29 июньдә 11нчене тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләре узачак.

Чыгарылыш укучыларының барысына да имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез. Һәркем үзе сайлаган юнәлеш буенча уку йортларына керә алсын. Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау яңгыраса, тиздән урта һәм югары белем бирүче уку йортларында беренче кыңгырау авазлары аларны каршы алсын.

Ак юллар сезгә, чыгарылыш укучылары!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: