"Соңгы кыңгырау". Кайчан һәм кайда?

Быел Уфа мәктәпләрен 4300дән артык 11нче сыйныф укучысы тәмамлый.

"Соңгы кыңгырау". Кайчан һәм кайда?"Соңгы кыңгырау". Кайчан һәм кайда?
"Соңгы кыңгырау". Кайчан һәм кайда?

Быел Уфа мәктәпләрен 4300дән артык 11нче сыйныф укучысы тәмамлый. Тантаналы чара көннәрен Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән. Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре бер көндә оештырыла.

Чыгарылыш укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен бәйрәм 24 майда көндезге сәгать икедә «Торатау» конгресс-холлы мәйданчыгында узачак. Ул «Мәктәп еллары» вальсын башкарудан башлана. Аннан соң Рим Хәсәнов көенә иҗат ителгән «Уфа юкәләре» гранд-вальсы чыгарылыш укучыларын берләштерә. Шулай ук концерт программасында: укытучылар һәм чыгарылыш укучылары хоры, флешмоб. Чара фейерверк-серпантин белән тәмамлана.

Шул ук көнне 12 меңнән артык 9нчы сыйныф укучысы өчен тантаналы линейкалар булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас