Тәтешле районының Яңа Тәтешле мәктәбе укучылары өчен Владимир Путин булдырган "Мәгариф" милли проекты кысаларында “Без террорга каршы” дигән темага сөйләшү үткәрелде. Педагог Ангелина Садиева террорның нәрсә икәнлеген, аның кешеләр өчен куркынычлы булуы һәм аны булдырмау юллар хакында сөйләде.Террор куркынычыннан ничек сакланырга, андый вакытта үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында да сүз барды.
Толерантлык, башка милләтләрне хөрмәт итү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды, уңай мисаллар китерде. Мондый мәгълүмат сәгате балаларда җәмгыятькә һәм кешеләргә каршы булган террор күренешенә дөрес караш булдыра, көндәлек тормышта уяу булу, бердәмлек һәм бер-береңә ярдәм итү теләге тәрбияли.
Чыганак: tatyshlinski.bashkortostan.ru