Башкортстанда акыл милке реестры төзү тәкъдиме булды

Ул җәмгыятьнең алга китешенә ярдәм итәчәк. 

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Бу хакта акыл милкен һәм матди булмаган активларны саклауга багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләшү булды. Ул  республикада малтабарлык атнасы кысаларында үтте.  Республикада эшкуарларны яклау вәкиле Ирина Абрамова әйтүенчә, мондый милек һәи активларны саклау буенча хокукый һәм инфраструктур эшләр башкару республиканың һәръяклап үсешенә ярдәм итәчәк.

Патент, товар билгесе кебек төшенчәләр яклауга лаек, һәм андый эшне җәелдерергә кирәк. Түгәрәк өстәлнең спикеры Русиянең Пробир палатасы вәкиле Саида Петрова  “кеше капиталы”ның  санлы икътисдта зур роле һәм шуңа шартлар тудыру мәсьәләләренә тукталды..

Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина  бу мәсьәләләрне пропагандалау һәм һәр эшкуарга җиткерү кирәклеген әйтте.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас