"Укытучының эше җиңел түгел, әмма бик кирәкле"

Радий Хәбиров булачак укытучылар белән очрашты.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

14 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик парк базасында республика югары уку йортларының педагогик белгечлекләре студентлары белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе булачак укытучылар белән аралашты һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул педагогик һөнәрнең бүгенге тормышта аерым әһәмиятен ассызыклады.

– Монда студентлар гына түгел, ә иң актив яшьләр җыелган. Сез иҗтимагый эш, волонтерлык һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәсез, югары уку йортларын үстерүдә катнашасыз, – диде Радий Хәбиров. – Укытучының эше җиңел түгел. Ләкин бу киләчәк буын үсеше өчен бик мөһим. Һәм, әлбәттә, булачак укучыларыгызның һөнәри уңышларыннан зур канәгатьлек китерә. Шуңа күрә бу эшнең сезнең күңелегезгә ошавы бик мөһим.

Ул һәр эштә җаваплылык һәм һөнәри осталык мөһим дип саный. Шул ук вакытта укытучылар балаларны яратырга һәм аңларга, күңел биреп  эшләргә тиеш.

Башкортстан Башлыгы республика педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү системасын камилләштерүне дәвам итәчәк, дип өстәде.

– Бүген тоташ илдәге кебек үк, республикада укытучылар җитми. Без бу мәсьәлә буенча актив эшлибез. Авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләр өчен без “Земский учитель” республика программасын эшләдек, аны 2020 елдан гамәлгә ашырабыз, – диде Радий Хәбиров.

Аның әйтүенчә, Уфада төзеләчәк вузара студентлар кампусының икенче чиратын эшләтеп җибәрү белгечләр әзерләү һәм фәнни эшчәнлек, шул исәптән гуманитар юнәлешләр буенча яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

Радий Фәрит улы студентларның сорауларына да җавап бирде. Ә алар бик күп булды.

Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе балаларга эчтәлекле диалоглары һәм иң мөһим һөнәрләрнең берсен – педагог һөнәрен үзләштерергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас