Бакалавр булмаячак

 Югары белем системасын тагын үзгәртмәкчеләр.

https://www.7or.amhttps://www.7or.am
https://www.7or.am

Билгеле булуынча, Русия югары белем өлкәсендә 2003 елның сентябреннән Болон системасына күчте. Ул – бакалавриатка (4 ел) һәм магистратурага (2 ел) бүленгән ике баскычлы югары белем бирү системасы.

Әлеге система шактый бәхәсләр тудырды. Һәм бүген Дәүләт Думасы утырышында фән һәм югары белем министры вазифасына кандидат Валерий Фальков: “2025 елдан Русиядә “бакалавр” төшенчәсе булмаячак. Бездә югары белем һәм махсус югары белем булачак”, – дип белдерде.

Фальков әйтүенчә, күп кенә белгечлекләр буенча дүрт ел эчендә квалификацияле белгеч әзерләү мөмкин түгел, шуңа 5-5,5 елга күчәргә кирәк. Бу аеруча инженерларга һәм педагогларга кагыла, дип ассызыклады ул. Табиблар өчен уку срогы үзгәрми, дип өстәде ул.

Төп югары белем дүрт елдан алты елга кадәр булачак. Махсус югары белем – бер елдан өч елга кадәр. Аннары – аспирантура.

Әйткәндәй, элегрәк Президент Путин безнең традицион мәгариф системасына кайтырга тәкъдим иткән иде.

“Без Европа системасы белән тәҗрибә үткәрдек һәм ул безнеке түгеллеген аңладык. Мин аны тәнкыйтьләмим. Бары – безнеке түгел. Безнең дәүләт төзелеше, дәүләт системасы башка. Бәлки, элек менә дигән эшләгән системаны кире кайтарырга, әмма модернизацияләргә кирәктер”, – диде ул.

Килешәсезме?

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас