"Бала патриот булып тумый..."

"Без аны тәрбияләргә тиеш”, – ди Анжела Зарипова. Учалы районының “балачак навигаторы” Анжела Алик кызы белән шул хакта сөйләштек.   

Соңгы вакытта мәктәпләрдә белем бирүгә генә түгел, тәрбия юнәлешенә дә игътибарны арттыралар. Моңарчы, Көнбатыш мәгарифе артыннан куып, тәрбия мәсьәләсен кулдан ычкындырган кебек идек. Хәзер шул өзелгән җепне ялгамакчылар. 

Моның өчен хәтта тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе дигән вазифа булдырылды. Киңәшче дигәч тә, ул – мәктәп директорына һәм педагогларга киңәш бирүче түгел, әлбәттә, ә, киресенчә, балалар, укытучылар һәм ата-аналар арасын бәйләүче. Аларны икенче төрле “балачак навигаторлары” дип тә йөртәләр.

Киңәшчеләрнең эше нәрсәдән гыйбарәт соң? Учалы районы “балачак навигаторлары”ның муниципаль координаторы Анжела Алик кызы Зарипова белән шул хакта сөйләштек.

– Анжела Алик кызы, әңгәмәне мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе һәм “балачак навигаторы” төшенчәләрен ачыклаудан башлыйк әле.

– Директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе – ул педагогик эш тәҗрибәсе булган, мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгеч. Ә “Балачак навигаторы” – федераль проект. Ул  “Русия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аны Мәгариф министрлыгы 2021 елда илнең 10 төбәгендә пилот проект буларак башлады. Операторы – “Росдетцентр”. 2022-2023нче уку елында проектка 49 төбәк, шул исәптән безнең республика да кушылды. Ә әлеге уку елында, илнең бар төбәкләрендә дә тәрбия буенча киңәшче вазифасы кертелде. Бүген алар 25 меңнән күбрәк мәктәптә бар.

– Киңәшчеләрне ничек сайлап алалар?

– Директор киңәшчесе булыр өчен “Балачак навигаторлары” бөтенрусия бәйгесендә катнашырга кирәк. Безнең Учалы районында барлык киңәшчеләр дә әлеге конкурс аша үтте. Анда теләгән һәркем катнаша ала, бездә күбесе гамәлдәге педагоглар, шулай ук студентлар теркәлү үткән иде. Беренче этап – портфолионы тутыру: үзең турында сөйләргә, белемең турында документлар, үз методик эшләнмәләреңне, мәктәп җитәкчеләреннән тәкъдим хатларын тапшырырга кирәк. Икенче этапта тест эшлисең. Ә сынауның соңгы этабында ресурс үзәгенең төбәк координаторы белән әңгәмә үтәсең. Аннары эш барышында директор киңәшчеләре дә, аларның муниципаль координаторлары да укулар уза. Мин Түбәнге Новгородта 5 көнлек укуларда булдым.

– Киңәшченең эшчәнлеге директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары эшен кабатламыймы?

– Директор урынбасары – административ вазифа, аның бурычы –педагогик коллектив белән идарә итү, аның кәгазь эше бик күп. Ә киңәшчеләрнең бурычы – эшне оештыру, мәктәп коллективы, ата-аналар белән хезмәттәшлек итү. Директор киңәшчеләре үз мәктәпләре өчен традицион булган юнәлешләр буенча тәрбия эшен оештыралар. Мәсәлән, спортны, волонтерлык хәрәкәтен, мәктәп театрларын, балалар һәм яшьләр башлангычлары үзәкләрен үстерәләр. Балалар белән бергә кызыклы һәм тормышка ашырыла торган чаралар уйлап табалар. Тәрбия буенча киңәшче балага тормышта үз юлын сайларга булышырга тиеш. Кемгәдер волонтерлык ошый. Кемдер фән яки техника, бәлки, иҗат белән мавыгадыр. Ул шуларны күз уңында тотып эшли. Әйткәндәй, бүген балаларның сәләтләрен үстерү өчен күп кенә конкрет проектлар бар. Шулай ук бүген киңәшчеләр эшендә төп юнәлешләрнең берсе – ул патриотик тәрбия.

– Мәктәпләрдә яңа белгечләрне ничек кабул иттеләр, ниндидер кыенлыклар булдымы?

– Безнең бар киңәшчеләр дә – педагогик стажы һәм тәҗрибәсе зур булган, укучылар һәм студентлар белән уртак тел таба һәм үзара мөнәсәбәтләр төзи белгән педагоглар. Безнең район мәктәпләре һәм колледжлары коллективлары аларны бик яхшы кабул иттеләр. Шуңа бездә яңа вазифалар барлыкка килүгә бәйле бернинди кыенлыклар да тумады.

Укучыларның ата-аналары яңа белгечләргә нинди карашта?

– Укучыларыбызның, студентларыбызның әти-әниләреннән әлегә бары уңай фикерләр генә ишетәбез, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанасы килә. Киңәшчеләр социаль челтәрләр алып баралар, һәм ата-аналар алар аша да нинди чаралар, бәйгеләр үткәрелүе турында хәбәрдар булып таралар. Балаларга бөтенрусия конкурсларында катнашу өчен мөмкинлекләр арты, ди алар. Әти-әниләр фикеренчә, мондый белгечләр безнең мәктәпләргә һәм колледжларга бик кирәк.

– Дөресен әйтик: замана балалары белән уртак тел табу җиңел түгел. Киңәшчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Һичшиксез, киңәшче актив тормыш позицияле, тәү чиратта балаларга кызыклы булырга тиеш. Бүген укучыларны үз тирәңә җыю, аларны үз артыңнан алып бару өчен идеяләр белән мавыктыра белергә кирәк. Инициативалылык – киңәшченең төп сыйфаты.

– Сезнеңчә, киңәшче – ул балалар өчен остазмы, әллә иптәшме?

– Директор киңәшчесе – ул үзе артыннан алып баручы, балаларга сәләтләрен күрсәтүче, аларны ачарга ярдәм итүче кеше. Шуңа күрә балалар өчен ул күбрәк иптәш кебек. Киңәшче балалар белән шаяра да ала, дустанә җылы мохит тудыра. Әмма шул ук вакытта ул педагог һәм аның чикләреннән тайпылмаска кирәк.

– Киңәшчеләрнең эшчәнлегенең төп юнәлеше – патриотик тәрбия, дидегез. Бу юнәлештә нинди эш алып барыла?

– Патриотизм – ул барлыкка килергә тиешле хис. Бала патриот булып тумый, без аны тәрбияләргә тиеш. Ватанга, туган җиргә, гаиләгә, мәдәнияткә мәхәббәт аша тәрбияләргә тиешбез. Хәзер директор киңәшчеләре “Бердәм гамәлләр көннәре”н үткәрәләр. Бу – эшебездәге төп алымнарның берсе. Ягъни без теманы төрле яклап ачабыз, әйтик, әдәбият белән дә, тарих һәм кино белән дә эшлибез, бәйгеләр, акцияләр оештырабыз. “Бердәм гамәлләр көннәре” гадәти чараларны балалар өчен кызыклы һәм мәгънәле үткәрергә ярдәм итә, аларга үзләренең оештыру һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

– Киңәшчеләрнең эшенә төшендек. Ә “Росдетцентр”ның әйдәп баручы эксперты буларак, сезнең кураторлык эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

– Беренче чиратта методик яктан, документлар белән ярдәм итү. Без киңәшчеләрнең эшчәнлеген күзәтәбез – алар һәр чарадан соң фото һәм видеоконтент ярдәмендә хисап бирәләр. Әлбәттә, киңәшченең урында ничек эшләвен карау өчен һәрдаим мәктәпләргә һәм колледжларга барам, һәркемгә ярдәм итәм, һәркайсы белән атнасына 7 көн һәм тәүлегенә 24 сәгать элемтәдә торам.

– Сездә ничә мәктәп һәм колледж проектта тора, ничә киңәшче бар?

– Бездә 22 мәктәп, 2 көллият әлеге проектка кергән. Барлыгы 28 киңәшче эшли.

– Киңәшчеләрнең махсус формасы бармы?

– Әйе. Ул сары яки кызгылт-сары кырыйлы һәм “балачак навигаторлары” логотибы чигелгән ак күлмәк. Бу атрибутика киңәшчеләргә көндезге укудан соң “Росдетцентр”дан бирелә.

– Укытучы буларак нәрсә әйтерсез: кичәге балалар белән бүгенгеләре аерыламы?

– Минемчә, һәр заманның үз балалары һәм аларны чагыштырырга кирәкмидер. Иң мөһиме – аларның һәрберсенең үз сәләте, үз потенциалы бар. Балалар йөрәгенә юл таба белергә генә кирәк. Һәм, әлбәттә, аларга үз вакытында дөрес юлны күрсәтү дә бик мөһим.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас