Уфага эш сәфәре белән Никита Марченков килде

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

РФ Президенты карамагындагы Фән һәм мәгариф Советының Фән һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча Координация советы рәисе Никита Марченков Башкортстанда яшь галимнәргә ярдәм итү һәм республика федераль инструментлар белән беррәттән тәкъдим иткән перспективалы проектларны финанслау программаларын югары бәяләде. Бу хакта физика-математика фәннәре кандидаты, “Курчатов институты” фәнни-тикшеренү үзәгенең синхротрон-нейтрон тикшеренүләр комплексы җитәкчесе Уфага рәсми сәфәре вакытында белдерде.

– Мин җитәкләгән яшьләр эшләре буенча Координация советы өчен Русия буенча фәннең ничек һәм кайда төзелгәнен белү бик мөһим. Монда инде тулы булмаган көн эчендә үзем өчен күп нәрсә алуга ирештем, хезмәттәшләрем белән фикер алышачакмын, чөнки яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итүнең төбәк инструментларын тиражларга кирәк. Без дә бу тема белән актив шөгыльләнәбез. Башкортстанда бик күп яхшы мисаллар бар, минемчә, аларны башка төбәкләрдә дә кулланырга кирәк, – дип ассызыклады югары кунак.

Никита Марченковның Уфага эш сәфәренең максаты  – төбәкнең фәнни-белем бирү потенциалы һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦ эшчәнлеге белән танышу. Маршрутның беренче ноктасы Евразия НОЦның югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы булды. Корсовет рәисе кампус лабораторияләре белән генә түгел, ә НОЦ галимнәре белән дә таныша алды. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас