Башкортстанда мәктәп укучылары май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәген һәм укуларын хәбәр иттеләр. Төбәкнең Мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, 2024 елда Беренче май бәйрәмнәре 4 көн дәвам итәчәк: 28 апрельдән башлап 1 майга кадәр: 27 апрельдә (шимбә) укучылар – 29 апрель (дүшәмбе) көне өчен укыячак. Белем бирү учреждениеләренә бу көнне дәресләрне кыскартырга киңәш ителә.
29 һәм 30 апрель – укымый торган көннәр.
Пәнҗешәмбе көнне, 2 майда, һәм җомга көнне, 3 майда балалар укыячак. 2 май көнне барлык мәктәпләрдә дә республика әләмен күтәрү, гимн җырлау булачак һәм чираттан тыш “Разговоры о важном” дәресе узачак.
4, 5 майда (шимбә, якшәмбе) – ял көннәре.
“Хөрмәтле ата-аналар, балалар! Көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, велосипедта, самокатта йөргәндә хәвефсезлекнең гади кагыйдәләре турында онытмагыз! Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен, суда һәм тимер юл объектларындагы кагыйдәләрне үтәгез. Исегезгә төшерәм: балигъ булмаганнар балаларга кичке 22.00 сәгатьтән соң урамда өлкәннәрсез (законлы вәкилләрсез) йөрергә ярамый”, – дип мөрәҗәгать итә республиканың фән һәм мәгриф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Чыганак: bashinform.ru