Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
15 апрель , 10:39

Мәктәп программасыннан бер предмет төшеп калачак

Бала-чага сөенер инде. 

Алтынчы-сигезенче сыйныфларның мәктәп программасыннан җәмгыять белеме предметын алып ташлаячаклар. Тиешле документ Русия Мәгариф министрлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталында  дөнья күргән.

Документта җәмгыять белемен 9 сыйныфтан укый башлаячаклар диелгән. “Тәкъдим ителгән укыту сәгатьләре 34  сәгать тәшкил итә, бу – 34 уку атнасында атнага бер тапкыр”, – диелә документта.

Шул ук вакытта бишенче-сигезенче сыйныф укучыларында тарихны өйрәнүгә бүлеп бирелгән сәгатьләр саны  2025 елның 1 сентябреннән  476га кадәр арттыралыачак.

Элегрәк җәмгыять белемен алып ташлау тәкъдименә Русия Президенты ярдәмчесе, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский аңлатма биргән иде. Аның сүзләренчә, предметны белү асылда беркая да китми. Ул нәрсәдер тарихка күчәчәк, нәрсәдер башка класска күчәчәк дип төгәлләде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: