Барлык яңалыклар

Уку йортларының яшь белгечләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә

Уку йортларының яшь белгечләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә
Уку йортларының яшь белгечләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә

4 апрельдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның сигезенче утырышы узды. Анда депутатлар алдында Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады белән чыгыш ясады.

Шушы уңайдан Уфа фән һәм технологияләр университетының Оештыру үсеше буенча проректоры, физика-математика фәннәре докторы Илгиз Раян улы Кызыргулов үз фикерен белдерде.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә республика командасы килешеп һәм нәтиҗәле эшли. Бу Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров чыгышында ачык күренде, – диде Илгиз Раян улы. – Радий Хәбиров республика белән җитәкчелек итүенең беренче көннәреннән үк уку йортлары, югары белем бирү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Мәсәлән, безнең Уфа фән һәм технологияләр университетында өстәмә рәвештә ел саен аспирантурага кабул итү өчен өстәмә 50 урын бүлеп бирелә, аспирантлар белән максатчан укытуга килешү төзелә. Ике яклап төзелгән килешү шартлары буенча, белгеч безнең уку йортында ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш була. Укуын уңышлы тәмамлап, университетта эшкә калучыларга 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә.

2023 ел ахырыннан башлап безнең университетта яңа гына эшкә урнашкан 35 яшькә кадәрге укытучыларга, эшкә дәртләндерү максаты белән, фән кандидатлары өчен 100 мең сум, ә 40 яшькә кадәрге фән докторлары өчен 200 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, яшь фәнни-педагогик хезмәткәрләргә торак сатып алу яки төзү өчен 2 млн сумга кадәр грантлар бирелә, 2023 елда 12 яшь хезмәткәр шундый ярдәм чаралары алды. Шулай ук яшь фәнни-педагогик хезмәткәрләргә 6 млн сум күләмендә торак сатып алуга сертификат бирү буенча федераль программа эшли.

Яшьләр – безнең киләчәгебез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ул җитәкчелек иткән команадасы тарафыннан бүген яшьләргә һәряклап күрсәтелгән ярдәм киләчәктә үз җимешләрен бирер, дигән ышанвп калабыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: