Барлык яңалыклар

Мәктәпләрдә яңа дәрес укытыла башлый

Ул гадәти дәрес үк булмаячак, диләр. 

eft-soft.ru
eft-soft.ru

Быелның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә өлкән сыйныфлар өчен “Гаилә белеме” предметы кертелә. Бу хакта президент Владимир Путинның хөкүмәт белән киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.

“Без аны “Мөһим нәрсә турында сөйләшү” яки сыйныфтан тыш эш кысаларында кертәбез. Алдан ук шуны әйтәсем килә, бу без гадәтләнгән дәрес булмаячак. Ул укытучы белән балалар арасында ышанычлы сөйләшү булырга тиеш, – дип аңлатты Татьяна Голикова. – Гаилә кыйммәтләренә басымны мәктәп эскәмиясеннән үк ясаячакбыз”.

18-35 яшьлекләрнең 71 проценты бәхетле гаилә коруга, балалар тәрбияләүгә өстенлек бирә, шуңа аларның бу теләген хуплау бик мөһим, ди Голикова.

Әйткәндәй, 2023 ел башында Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) Русиянең барлык мәктәпләрендә дә “Гаилә белеме”н кертергә кирәк дип тәкъдим иткән иде.

“Без упкын читендә. Гаилә кыйммәтләре белән шөгыльләнә башламасак, балалар чит илләрнең агрессив һөҗүменә каршы тора алмаячак”, – дигән иде яңа дәресне эшләү буенча эшче төркем башлыгы, депутат Татьяна Ларионова узган елның июлендә. Аның фикеренчә, нәкъ менә “Гаилә белеме” дәресләре күп балалы гаиләләр санын арттырырга һәм аерылышулар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Ә сез мәктәптә мондый дәрес кертелүгә нинди карашта?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: