Барлык яңалыклар

Андрей Назаров: «Без илдә лидерлар сафында»

2023 елда мәгариф үсешенә  100 млрд. сумнан күбрәк акча бүленгән.

Андрей Назаров: «Без илдә лидерлар сафында»
Андрей Назаров: «Без илдә лидерлар сафында»

БР премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, 2023 елда мәгариф үсешенә  100 млрд. сумнан күбрәк акча бүленгән. Бу исә 2022 елга караганда 10 процентка артыграк булган.

         Республика хөкүмәте җитәкчесе билгеләвенчә, былтыр 5 меңнән күбрәк урынга 8 яңа мәктәп, 660 урынга 3 балалар бакчасы ачылган.  Биш ел эчендә исә 22 мең урынга 44 мәктәп, 9,2 мең урынга 65 балалар бакчасы төзелгән.  Бу вакыт эчендә аннан алдагы 9 елга караганда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар  ныграк арткан.

         Федераль программа булышлыгында 2 ел эчендә 140 мәктәп бинасы яңартылган. 53 мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән һәм ашханәләре кирәкле корылмаларга баетылган. Нәтиҗәдә,  54 мең баланың уку шартлары яхшыртылган.

         «Программаны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча былтыр республика җәлеп ителгән  федераль чыганаклар күләме буенча илдә 3нче урынны һәм ремонт ясалган мәктәп биналары саны буенча икенче урынга чыкты. Башкортстанда мәктәп белем бирү системасының мондый күләмле һәм комплекслы реновациясе тарихта беренче тапкыр үткәрелә. Гомум алганда, республикада 5 ел эчендә 22 коррекцион мәктәпнең матди-техник базасы ныгытылды. 215 спорт залына ремонт ясалды.  25 ачык мәйдан спорт корылмаларына баетылды.  Балаларга өстәмә белем бирү буенча 24 мең урын булдырылды. 633 автобус сатып алынды. Моннан тыш, былтыр «Взлетай!» мәгариф проектының «Сәламәт елмаю» модуле кысаларында 30 стамотология кабинеты ачылды. Без алар саны буенча илдә лидерлар» ,—дип белдерде Андрей Назаров Дәүләт Җыелышы-Корылтайда Хөкүмәт отчеты белән чыгыш ясаганда.  

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: