Барлык яңалыклар

Мәктәптә өйгә эш күп бирәләр идеме?

Бәлки кимеп тә китәр әле...

Мәктәптә өйгә эш күп бирәләр идеме?
Мәктәптә өйгә эш күп бирәләр идеме?

Бәлки кимеп тә китәр әле...

 

Президентыбыз Владимир Путин уку программаларын үзләштерүне камилләштерү өчен укучыларга өйгә бирелүче биремнәрне кыскартырга, артык контроль эшләрен дә уку программасыннан алырга кушты.

Уку программасы норматив хокукый актларга ярашлы булырга тиеш.

Моннан тыш, уку программасы корылышы контроль эшләргә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе материалларына тәңгәл булырга тиеш.

Президент күрсәтмәсе буенча эшләрнең үтәлеше буенча доклад быел 1 декабрьгә кадәр әзер булырга тиеш. Аның үтәлеше өчен җаваплылык премьер-министр Михаил Мишустинга йөкләтелде.

Владимир Путин БДИ буенча парламентка юлламасында күрсәтелгән бер имтиханны  югары уку йортларында кабул итү кампанияләре тәмамланганчы тапшыру мөмкинлеген бирер үзгәртүләрне 1 июнькә кадәр карарга кушылды.

Фото: news365.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: