Барлык яңалыклар

Уфа укучысы математика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган

Безнең укучылар булдыра!

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Уаның 93нче санлы физика-математика лицееның унберенче сыйныф укучысы Дмитрий Вылубков Русия җыелма командасы составында беренче Халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулаган.

Ярышлар Төркмәнстанда узды. Анда Әзербайҗан, Белоруссия, Болгария, Иран, Казахстан, Катар, Кытай, Русия, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан яшь математиклар катнашты.

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, социаль челтәрләрдә республиканың мәгариф системасының яңа, лаеклы җиңүе турында хәбәр итеп, болай дип язган:

“Дмитрийны, җыелма команда тренерларын һәм безнең “Аврора” сәләтләрне үстерү үзәген котлыйм. Әлеге үзәк базасында балаларны җиңүләргә әзерлиләр. Акыл, сәләт, ныкышмалылык һәм яхшы укытучылар – уңыш өчен менә шулар кирәк.

Без дә Дмитрийны котлыйбыз һәм алда тагын да зуррак җиңүләр көтеп торсын дип телибез.

 

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: