Барлык яңалыклар

Фидакарьләр – бар! Әлегә – бар...

“Ел укытучысы -2024” бәйгесе буенча уйланулар.  

Фидакарьләр – бар! Әлегә – бар...
Фидакарьләр – бар! Әлегә – бар...

“Ел укытучысы -2024” бәйгесе буенча уйланулар.

 

Язга аяк басуыны һәркем үзенчә дәлиллидер. Кояшлы көннәр, гөренделәр, күчмә кошлар кайтуы... Табигатьтәге үзәрешләрне мин дә күрәм һәм кабул итәм, әлбәттә. Ләкин минем өчен яз билгеләренең иҗтимагый “йөзе” дә бар. Берсенә генә тукталам: яз – республика укытучыларының һөнәри бәйгесе “Ел укытучысы”нда жюри булып эшләү чоры ул. 2008 нче елдан бирле март аен шушы волонтерлык хезмәтенә багышлау – җаваплы да, катлаулы да, үзенчәлекле дә традициягә әйләнде, дияр идем.

Менә быел да “Ел укытучысы”нда катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының конкурс эшләрен бәяләү бурычы йөкләтелде. Тәҗрибәле казый (жюри әгъзасы) булсам да, бәйгегә ел саен дулкынланып барам мин. Конкурста нинди үзгәрешләр булыр? Кемнәр, кайдан, нинди әзерлекле укытучылар килер икән? Һөнәри планда мине кызыксындырырдай эшләр булырмы? Без финалга чыгарган укытучылар алдагы елларда югалып, “бер сәгатьлек хәлиф” кенә булып калмаслармы?..

Конкурска заман сулышы тәэссир итми калмый, әлбәттә: биремнәр дә бераз үзгәрә, катнашучылар да... Быел, иң беренче чиратта, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының конкурста аз катнашуы күзгә бәрелде (8, былтыр 14 иде). Ә мин 36, 32, 26 шар укытучы катнашкан бәйгеләрне яхшы хәтерлим!..

Конкурсантлар саны кимү, бер яктан, объектив күренеш: татар телен һәм әдәбиятын укыткан мәктәпләр – сыйныфлар – сәгатьләрнең азаюы, туган тел дәресләренең декоратив бизәккә әверелүе, “милли мәктәп” төшенчәсенең күптән декларатив характерга әйләнүе, укучыларның тел белү дәрәҗәсенең шигрин күн кебек кибүе, республикада татар теленең функциональ мөмкинлекләре тараюы кебек күренешләр туган тел укытучысының дәрәҗәсен күтәрүгә бик нык аяк чала.

 Икенче яктан, бүген республикада 500 тирәсе татар теле укытучысы бар икән, алар арасында һөнәри планда өлгергән, үз сүзен әйтергә әзерлеклелерә дә шактыйдыр, дип уйлыйм. Димәк, аларны мотивлаштыру – мәктәп, район җитәкчелеге, мәгариф министрлыгы бурычы.

Конкурста катнашучы укытучының хезмәте лаеклы бәяләнергә дә тиешлеген онытмыйк (Мактау грамоталары, дәрәҗәле исемнәр һ.б.). “Авыл укытучысы, син ни хәлдә?” – дигән сорауны да куясы килә: 8 конкурсантның 5 се шәһәрдән, 3 се генә авылдан... Борчылу хисен уятырдай күренеш бит...

“Мондый шартларда бу конкурс күз буяуга әйләнмиме соң? Аны үткәрү кирәкме?” – дигән сорау туарга мөмкин. Үткәрү кирәк, дип уйлыйм. Бу конкурсның тукталуы – республикада татар теленә соңгы ноктаны кую булачак. Бәйгенең укытучыларны профессиональ планда барлау, аларның үсеш һәм үзүсеш юлларын ачу, һөнәри аралашу мөмкинлеген киңәйтү, шул нигездә күпмедер дәрәҗәдә укыту сыйфатын күтәрү кебек уңай яклары күп. Конкурсны дәвам итү потенциалы әлегә бардыр кебек.

Бу фикерне мин быелгы конкурсантларга карап та әйтә алам. Тәҗрибә җитмәү, балаларның яшь үзенчәлеген һәм тел белү дәрәҗәсен искә алмау, “модалы” тема сайлап, аны үз эш тәҗрибәсе белән “дуслаштырып” бетә алмау, остаханәнең максат һәм бурычларын, оештыру үзенчәлекләрен дөрес аңамау кебек аерым җитешсезлекләр күзәтелсә дә, оялудан кызарып утырырлык түбән дәрәҗәдәге чыгышлар булмады быел. Һәркем кулыннан килгәнчә тырышты. Укытучылар һәм аларның командаларына рәхмәт!

Сыйныф сәгате (“Укучылар белән сөйләшү”), дәрес һәм остаханә – укытучының методик әзерлек дәрәҗәсен шактый тулы чагылдыручы көзгеләр. Мин, иң беренче чиратта, Сәхәбетдинова Илгизә Шәрип кызы (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп), Хафизова Зәлифә Марат кызы (Бишбүләк районы, Ает мәктәбе), Арсланова Римма Айрат кызы (Туймазы районы, Райман мәктәбе), Сафина Зөлфия Ирек кызын (Уфа шәһәре) билгеләр идем.

Традицион һәм яңа метод-алымнарны урынлы, чамасын белеп кенә куллану, телсез балаларны да телгә китерүнең уңышлы юлларын табарга тырышу, балаларда үзләренә карата эмпатия хисен тудыра алу сәләте – бу сыйфатлар һәр этапта чагылыш тапты. Калган конкурсантлар да өметле, дип уйлыйм. С.Р. Дәүләтшин (Стәрлетамак, 24 нче мәктәп), А.Р.Фазлыева (Дүртөйле шәһәре, 3 нче мәктәп), Т.Н. Галлямова (Нефтекама, 4 нче мәктәп), Э.Ф.Саматова (Әлшәй района, Слак мәктәбе) – һәркайсы үз методик сүзен җиткерергә омтылды. Алар да бәйгегә юкка гына килмәгән.

Укытучыларның функциональ грамоталылык, креатив фикерләүне булдыру юллары, электрон белем бирү чыганакларын файдалану тәҗрибәсе, сөйләм үстерүдә коммуникатив технологияләр куллану үзенчәлекләре кебек юнәлешләрдә актив эзләнәләре, шул юлда үзләрен “табулары” куандыра.

Һөнәри бәйгедә яхшы профессионалларны күрү канәгатьлек хисе һәм өмет тудырса, аларның нинди социолингвистик шартларда эшләвен белү – йөрәктәге әрнеткеч яра булып яшәвен дәвам итә. Конкурсантларның дәрәҗәсен билгеләгәндә, аны алар эшләгән шартлардан аерып карау методологик яктан бик үк дөрес булмас иде. Бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучысын мин, югарыда аталган шартларга карамый, үз бурычын намусына тугры калырга тырышып башкаручы фидакарь зат рәвешендә күзаллыйм. Телне саклау вазифасы ил иңендә булырга тиеш тә бит, әмма, ни кызганыч, бүген бу бурычны шул фидакарьләр генә башкара. Алар – бар! Әлегә – бар... Конкурсантлар арасында да күрдек без аларны.


ҮЛМӘС ГӨЛ

"Туган телем – үлмәс гөлем!" –
Дип сүз сөйләүдән генә
Ана телләр әйләнми шул
Мең яшәр үлмәс гөлгә.

Үлмәс өчен бик күп кирәк:
Иң тәүдәме?.. Ил кирәк:
Һәр чәчәген кадерләүче
Һәм багучы ил-терәк!

Ил йөген йөкләп барырдай
Ил йөрәкле Ир кирәк –
"Илем – телем – киләчәк!" – дип,
Янып торган чын йөрәк.

Ана телле Ана кирәк,
Манкорт үрчетмәс өчен;
Бишек сөт-телдә балага
Бирүче буын көчен.

Һәм Эш кирәк: иң-иң изге
Нияттән туган гамәл;
"Бирешмә һәм көрәш!" – диеп,
Илһам бирүче Галәм...

Бик күп кирәк, калыйм дисәң
Дөньяда Кеше булып.
Кеше генә Үзен – Сүзен
Кала үлемнән йолып...
.......................................
"Ана телем – җан бишегем!" –
Дияргә бармы хакым?..
Сорауга җавап эзләсен,
Җаваплык гамәл кылалсын
Һәр улың-кызың, Халкым!

 

 Лилия Сәгыйдуллина.

Шагыйрә, педагогия фәннәре кандидаты.

 

Фидакарьләр – бар! Әлегә – бар...
Фидакарьләр – бар! Әлегә – бар...
Фидакарьләр – бар! Әлегә – бар...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: