Барлык яңалыклар

“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе кем? Райманнан – Рима!

Сезнең кыюлык башкаларга үрнәк булыр!

“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе кем?  Райманнан  – Рима!
“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе кем? Райманнан – Рима!

 

Сезнең кыюлык башкаларга үрнәк булыр!

 

Дәрәҗәле, киеренке, җаваплы, сынаулары тиңсез катлаулы, минуты белән нинди нәтиҗә булыры беленмәгән зур бәйге тәмам!

Бүген “Башкортстан” Дәүләт концерт залында Республика “Ел укытучысы-2024” бәйгесенә йомгак ясалды.

  Зур тамашалар залы чәчәктәй  чибәр мөгаллимәләр, гөлләмәләр, җанатарлар һәм җиңүчеләрне котларга килгән абруйлы кунаклар, бүләкләр белән тулды, елына бер уза торган һөнәрмәннәр бәйрәме гөрләп узды.

Зур сәхнәгә бер-бер артлы лауреатларны, номинацияләр буенча бүләкләнүчеләрне чакырдылар, котладылар, тәбрикләделәр җылы сүзләр, рәхмәтләр яңгырады. 

Менә, ниһаять,  сәхнәгә  иң-иңнәр күтәрелде.  Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы-2024”  бәйгесендә лауреат булган, иң яхшы “биш”леккә  кергән

Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе); Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4нче мәктәп); Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101нче мәктәп);  Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11нче мәктәп); Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатыйх Кәрим исемендәге Ает авылы мәктәбе) сәхнә түреннән урын алдылар.

Жюри әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Башкарма директоры Альбина Хәлиуллина

шул биш йолдызыбыз арасыннын татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”ның исемен игълан итте.   Бу абруйлы һәм җаваплы исемгә

Туймазы районының Райман мәктәбе укытучысы Римма Арсланова лаек булды!

Рима Айрат кызы бу җиңүгә ышанмас дәрәҗәдә дулкынланган иде. “Җиңүне көттегезме, ышанган идегезме?” – дип сорадым  яшь мөгаллимәбездән.

 “Узган бәйгеләр тәэссоратларыннан арынып бетмәгән идем әле” – диде ул  тыйнаклык  саклап.

Рима Арсланова тумышы белән Шаран районының Зирекле авылы кызы. Булачак мөгаллимә Казанда Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының татар филологиясе факультетын тәмамлап, гомерен балаларга багышлаган. Туймазы районының Райман авылында яшәп, тормыш иптәше Алмаз белән Айзат исемле егет үстерәләр. Риманы котларга зур гөлләмә белән тормыш иптәше  дә килеп җиткән иде. Бу соклангыч парга алда да тигез гаилә бәхете, уңышлар телибез. Ә Риманың бурычлары, укытучы буларак та, тагын да зур һәм алда. Барысы да яхшы булсын.

Бу конкурска килгән барлык 8 мөгаллимне дә, сынау артыннан сынау үтеп, тантаналы көнгә килеп җиткән биш мөгаллимәбезне дә чын күңелдән котлыйбыз!

Шундый тынгысыз һөнәрне сайлап, фидакарьләр буларак, туган телебезне саклауда бөтен күңелләрен биреп эшләүләре өчен, бүген безгә дә горурлык, сөенеч бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләр җиткерәбез. Эшләрегез уң булсын, хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Сезнең кыюлык башкаларга үрнәк булыр!

“Ел укытучысы-2024”  Райманнан  – Рима!
“Ел укытучысы-2024”  Райманнан  – Рима!
“Ел укытучысы-2024” Райманнан – Рима!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: