Барлык яңалыклар

Җиңүчене билгелиләр! Әле!

«Ел укытучысы» конкурсының соңгы ярыш туры тәмам.

Җиңүчене билгелиләр! Әле!
Җиңүчене билгелиләр! Әле!

«Ел укытучысы» конкурсының соңгы ярыш туры тәмам.

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының “Министр белән сөйләшү” дип аталган соңгы туры тәмам.  Татар теле һәм әдәбияты буенча финалга барып җиткән 2 укытучы белән бергә бәйгедә “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты”, “Башкортстанның ел укытучысы”, “Яшь укытучы” конкурсларының финалчылары – барлыгы 13 кеше катнашты. Аларның педагогик осталыгын инде предмет буенча жюри түгел, ә гомуми, “зур жюри” бәяләде. Татар теле һәм әдәбияты буенча мөгаллимәләрнең хезмәтен  ике кеше – М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов һәм Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Руслан Сөләйманов бәһалады.

Кичә хәбәр итүебезчә,  татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан соңгы турга Туймазы районының Райман мәктәбеннән килгән Римма Арсланова һәм Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе укытучысы Зәлифә Хафизова узды. Бүген алар Башкортстан Мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана АНТИПИНАның сорауларына җавап бирде. Бу сорауларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә мөмкин иде:

  • Укытучының җәмгыятьтәге статусы, имиджы турында;
  • Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле, укытучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге;
  • Патриотик тәрбия.

Татар теле һәм укытучылары сынатмады, үзләрен өлгергән, тирән белемле педагоглар итеп күрсәттеләр.

Әлеге минутларда конкурсантларның баллары исәпләнелә. Җиңүчеләрнең исеме иртәгә, бәйгене ябу тантанасында игълан ителәчәк. Шунда ук республиканың “Ел укытучысы” исеме иясе дә билгеле булачак.

Чыганак: “Тулпар” журналы.

Фото: Руслан Сөләймановтан.

 

Җиңүчене билгелиләр! Әле!
Җиңүчене билгелиләр! Әле!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: