Барлык яңалыклар

“Ел укытучысы-2024”

Сафлар сирәгәя. Соңгы сынаулар.

“Ел укытучысы-2024”
“Ел укытучысы-2024”

Сафлар сирәгәя. Соңгы сынаулар.

 

Бүген М. Акмулла исемендәге педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының икенче туры узды һәм өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле булды.

“Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга 8 конкурсантның 6 сы узган иде.

Бу остазлар бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетында  жюри һәм студентлар алдында мастер-класс күрсәтте: яңа укыту алымнарын һәм технологияләрен куллану тәҗрибәләре белән бүлеште. Биредә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 5 укытучы “Укытучы-остаз” дип аталган өченче турга үтте.

 Иң яхшы “биш”леккә керделәр:

Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе);

Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4нче мәктәп);

Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101нче мәктәп);

Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11нче мәктәп);

Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатыйх Кәрим исемендәге Ает авылы мәктәбе).

Биш мөгаллимә дә конкурсның лауреатлары булып танылды. Шуның белән татар теле һәм әдәбияты буенча жюри үз эшен тәмамлап, үз урыннарын гомуми конкурс жюриена бирде.

“Укытучы-остаз” дип аталган өченче тур иртәгә узачак. Биш бәйгечене биредә “Укытучыга сорау” дип аталган матбугат конференциясе сынавы көтә.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 27 мартта узар. Анда инде өченче турда иң күп баллар җыйган 2 конкурсант “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башлангыч сыйныфлар укытучысы”, “Яшь укытучы” конкурсларында иң күп баллар җыйган көндәшләре белән бәйгегә чыгачак. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителәчәк.

Чыганк: “Тулпар”.

Фото: И. ФАЗЛЕТДИНОВ,

 

“Ел укытучысы-2024”
“Ел укытучысы-2024”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: