Барлык яңалыклар

Тырышлыкның җимешләре татлы

Казан сәхнәсендә безнең кызлар!

Тырышлыкның җимешләре татлы
Тырышлыкның җимешләре татлы

Казан сәхнәсендә безнең кызлар!

 

“Кем уйлаган, урман эчендә урнашкан кечкенә Хәҗимән авылы кызы Казанның олы сәхнәләрендә бүләкләнер дип.
20 һәм 21 март көннәрендә Русия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән 12 укытучы дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханә бәйгеләрендә Казан шәһәренең алдынгы "Адымнар" полилингваль комплекс базасында көч сынаштык. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләр белән бер гаилә кебек яшәдек, туганлашып беттек!
Ә «Адымнар»ның укучыларына, коллективына аерым зур итеп рәхмәтемне җиткерәм. Андагы атмосфера, җылы мөнәсәбәтләр бар дулкынлануны шунда ук җуеп ала.
Бәйге булгач, җиңел булмый инде ул. Миңа ышанган якыннарыма, остазларыма, ахирәтем Галиягә рәхмәтем чиксез.
Казан, туган телем тагын бер башка үстереп, ныгытып кайтарды. Шушы хезмәт юлымда бу минем өчен иң зур җиңүләрнең берсе
#Тугантелемтатартеле” – дип шатлыклары белән бүлешкән ВКонтакте битендә Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова.

Чын күңелдән котлыйбыз Сезне.  Һөнәри баскычдардан камиллеккә илтүче һәр җиңүегез, дәрәҗәгә аермый, ул туган телебез чен горурлык. Кадерле фидакарь затлар, туган телебезне саклап калу һәм үстерү эшендә эшчәнлегегезнең җимешләре артыр, дип ышанабыз. “Тыелган җимеш- татлырак”, диләрме әле...

 

Тырышлыкның җимешләре татлы
Тырышлыкның җимешләре татлы
Тырышлыкның җимешләре татлы
Тырышлыкның җимешләре татлы
Тырышлыкның җимешләре татлы
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: