Барлык яңалыклар

“Ел укытучысы-2024” . Беренче тур тәмам.

Ә икенче турга кемнәр үтте икән?

“Ел укытучысы-2024” . Беренче тур тәмам.
“Ел укытучысы-2024” . Беренче тур тәмам.

Ә икенче турга кемнәр үтте икән?

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы-2024” республика конкурсының беренче туры бүген тәмамланды. Икенче турга 8 конкурсантның алтысы үтте.

Исегездәдер, язган идек,  Уфада узучы бу бәйгегә 8 укытучы килде.

 Алар: Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе), Самат ДӘҮЛӘТШИН (Стәрлетамак шәһәре, 24нче мәктәп), Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101нче мәктәп), Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4нче мәктәп), Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11нче мәктәп), Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатыйх Кәрим исемендәге Ает мәктәбе), Эльмира САМАТОВА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе), Альбина ФАЗЛЫЕВА (Дүртөйле шәһәре, 3нче гимназия).

6 мартта бәйгенең “Укытучы-профи” дип аталган беренче туры башланган иде. Конкурсантлар Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә “Укучылар белән сөйләшү” сынавы аша үттеләр. Ул “Разговоры о важном” чарасы үрнәгендә  төзелгән иде. Укытучылар безнең чорның көнүзәк мәсьәләләрен балалар белән уртага салып сөйләште.

20 мартта конкурсантлар гимназия укучылары белән тел-әдәбият дәресләре үткәрде. Бүген исә алар Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда беренче турның соңгы сынавын узды – татар теле һәм әдәбияты, педагогика буенча тест сорауларына җавап бирде. Беренче турның өч сынавында да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 6 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте. Алар:.

Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе);

Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4нче мәктәп);

Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101нче мәктәп);

Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11нче мәктәп);

Альбина ФАЗЛЫЕВА (Дүртөйле шәһәре, 3нче гимназия);

Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатыйх Кәрим исемендәге Ает мәктәбе).

25 мартта Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында алар жюри алдында осталык сәгате уздырырга тиеш.

26 мартка билгеләнгән “Укытучы-остаз” дип аталган өченче турга 2 конкурсант узачак. Аларны биредә “Укытучыга сорау” дип аталган пресс-конференция сынавы көтә, дип хәбәр итә конкурсның жюри әгъзасы И. Фазлетдинов.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 27 мартта узарга тиеш. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителер.

 Чыганак: " Тулпар" журналы. 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: